Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Үзебезнең егет ул

Кече Чынлы авылында туып-үскән, шунда        урта  мәктәпне тәмамлаган САФИУЛЛОВ РӘМИС ХАТЫЙП УЛЫ Тәтеш муниципаль районы башлыгы булып эшли

Туган елы: 1962 елның 8 августы. 1996 елда ул Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый.  Белгечлеге буенча Рәмис Хатыйп улы инженер-механик.

Хезмәт эшчәнлеген исә якташыбыз 1981 елда районыбызның Ямашев исемендәге колхозында зоотехниклыктан башлый. Шул ук елны яшь, энергияле егетне армиягә алалар. Аннан ул 1983 елның ноябрендә кайта. Күп тә үтми, тыныч тормыштагы хезмәткә сусаган егет “Чишмә” колхозында баш зоотехник вазифасын башкаруга алына. 1985 елда исә перспективалы, нәрсә тотса шуны эшли ала торган ир-егет  Ульяновск өлкәсе Техник җитештерү бүлеге буенча Зөя аръягы бүлегенә өлкән инженер булып эшкә урнаша. Язмыш шул ук шәһәрнең сөт заводына да китерә әле аны. Ә кискен борылыш, мөгаен, аның өчен 1997 елларда булгандыр. Шул вакытта ул Татарстанның Тәтеш районында “Колос” җәмгыяте рәисе итеп билгеләнә.

Һәр башкарган вазифасында нәтиҗәле хезмәт күрсәтә белгән ир-егет, якташыбыз 2014 елның октябреннән Тәтеш районын җитәкли башлый. Һәм бүгенге көнгә кадәр Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов Башлык вазифасында уңышлы гына эшләп тора. Гаиләсендә якташыбыз ике ул үстерә. Тормыш иптәше – Иске Ишле авылында туып үскән Римма ханым.

Рәмис Хатыйп улы туган яклары белән элемтәне эзми. Якташлары да төрле мәгълүмат чараларыннан аның никадәрле тынгысыз эшчәнлек алып баруы белән танышып тора. Рәмис Хатыйп улының кешелек дәрәҗәсен билгеләгән игелекле эшләре дә бик күп. Шушы көннәрдә генә ул әллә ничәмә тонна азык-төлек, кирәкле препаратларны Луганск Республикасына илтеп кайтты һ.б, һ.б.

Якташыбыз дәүләт бүләкләре: “Казанның 1000 еллык истәлегенә” медале (2005 ел), “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме (2012 ел), «Фидакарь хезмәте өчен» Татарстан Республикасы медале (2017 ел), “2015 елда Казан шәһәрендә су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты” медале (2015 ел), “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале (2017 ел), II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале (2019 ел) белән бүләкләнгән.

8 августта якташыбыз үзенең юбилеен билгели. Шушы уңайдан райондашлары, авылдашлары аңа котлаулар җиткерә.

Хөрмәтле Рәмис Хатыйп улы!   Сезне, Чүпрәле районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән, гомерегезнең истәлекле датасы – 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Сез җитәкчелек вазифасына төрле өлкәләрдә чыныгу алып, эш, хезмәт “казанында кайнап”, тәҗрибә туплап килдегез. Тәтеш районы башлыгы вазифасына керешкәннән соң да, сигез ел дәвамында, халык мәнфәгатьләрен, шәһәрнең төзекләндерәсе объектларын, район авылларында хәл итәсе мәсьәләләр турында кайгыртучанлык күреп яшисез, эшлисез. Туган ягыгыз белән дә һәрвакыт элемтәдә торасыз.

Сез җитәкчелек иткән елларда Тәтеш районында зур эшләр башкарылган, ә алда әле тагын күпмесе көтеп тора?! Алдагы көнгә көч-егәр, саулык-сәламәтлек телибез сезгә! Гаилә бәхете, дәрәҗә-хөрмәт гомер барышында сезне озатып йөрсен!

Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.

 

Хөрмәтле Рәмис Хатыйп улы!  Сез Кече Чынлы авылында туып, аның суларын эчеп, урамнарында уйнап үскән егет бүгенге көнгә дәрәҗәле, абруйлы җитәкче булып җитештегез - республикабыздагы зур районнарның берсен җитәклисез. Югары оештыру сәләте, тәвәккәллек, хезмәт кешесен олылау, олыны – олы, кечене – кече итү – сезгә хас сыйфатлар. Үзегез җитәкләгән Тәтеш районының социаль-икътисадый торышына зур игътибар бирәсез, замана белән бергә атлыйсыз, куйган максатыгызга ирешү өчен бар көчегезне куясыз. Шул ук вакытта туган ягыгыз, туган авылыгыз турында да онытмыйсыз, ярдәм итеп яшисез. Без, якташларыгыз, “Цильна” җәмгыяте сезнең берсеннән-берсе матур эшләрегезгә сокланабыз. Сезне ихластан күркәм бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә бары тик уңышлар гына телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын!

Барис Гафуров, “Цильна” җәмгыяте директоры.

        

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып-үскән, күңеленә Тәтеш ягы табигатенең бар матурлыгы, халкының эчкерсезлеге, кешелеклелеге сыйган, гомерен авыл хужалыгына багышлаган,  бүгенгесе көндә Тәтеш муниципаль районы башлыгы булып эшләүче Сафиуллов Рәмис Хатыйп улына 8 августта  60 яшь тула.

Хөрмәтле Рәмис Хатыйпович!   Сезнең гомер намуслы хезмәттә үтә. Тәтеш районында сайлаган кыйблагызга, һөнәрегезгә тугры булып, үз һөнәрегезне яратып, игелекле эшләр башкарасыз, кешеләрне ихлас яратасыз, шуңа күрә алар арасында ихтирам яулагансыз. Тәтештә дә, туган ягыгыз Чүпрәледә дә  абруегыз зурдан Сезнең. Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, югары оештыру һәм кешеләрне аңлый белү сәләте - болар Сезне бизәүче сыйфатлар.

Без Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Шушы зур һәм якты бәйрәм көнендә Сезгә ихлас күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Сез шушы үткән еллар эчендә тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз, ярдәмчеллегегез, юмартлыгыгыз белән бөтен авыл халкына үрнәк булдыгыз. Аллаһы Тәгалә Сезгә озын гомер, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, шатлык-куанычлар бирсен. Өегез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, тормыш иптәшегез Римма ханым белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, балалар шатлыгы белән, туганнарыгыз һәм дусларыгыз җылысын тоеп, озак гомер итәргә насыйп булсын.

Без, авылдашларыгыз, Сезнең гади гаиләдә туып-үсеп, ирешкән уңышларыгызга чын күңелдән шатланабыз, авыл халкы арасыннан чыгып, шундый дәрәҗәле үсешкә ирешкән шәхес булуыгыз белән горурланабыз. Сез авыл халкы янында үзегезне гади тотуыгыз белән чын мәгънәсендә аерылып торасыз һәм шуның белән һәркемдә мәхәббәт уятасыз. Авыл халкын, туганнарыгызны бертуктаусыз искә алып, аларның тормышы белән кызыксынуыгыз безне барыбызны да бик шатландыра. Авыл халкы телендә Сез һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алынасыз.

Күркәм юбилеегыз белән котлап, Сезгә алдагы тормышыгыздан ямь табып, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми,  якыннарыгызның игелеген күреп, тигез, бәрәкәтле мул тормыш телибез!  Туган көнегез белән Сезне!

Кече Чынлы авыл җирлеге, Башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев