Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Үзарасалым буенча чүпрәлеләрнең активлыгы кирәк

Авылларда үзсалым акчаларының 2020 елда нинди эшләргә кулланылганы һәм алдагы елда нинди максатларда файдаланылачагын хәл итүче җыеннар уза

Программалар

Яшәүчеләр саны буенча иң зур авыл җирлеге булган Иске Чүпрәледә узган шундый җыенда җирлек башлыгы урынбасары Рамиль Низамов Яңа һәм искечүпрәлеләрнең әлеге чарага бик теләп кушылмаулары турында әйтте.

Монда яшәүчеләрнең 38 проценты гына үзсалым акчасы тапшырган. Нәтиҗәдә, гомуми җыем 444 мең 400 сумны тәшкил иткән.

Бөтен халык бердәм кушылган очракта күпме акча җыелачагын исәпләп чыгару кыен түгел, әлбәттә. Күпме эш башкарылмыйча калган, димәк.

Авылны тагын да төзекләндерү, матурайту, халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча эшлисе эшләр әле бихисап. Барысы да үзебез өчен, үсеп киләчәк буын өчен икәнен дә онытырга ярамый. Дәүләт бер сумга дүрт сум өстәп биргәндә “авыз ачып” торасы түгел иде. Залдан торып сөйләүчеләр дә бу хакта үз фикерләрен әйттеләр.

Агымдагы елда исә авыл җирлеге буенча сизелерлек эшләр башкарылган. Акча берәмлегенә күчергәндә ул 23 миллион 465 мең сумлык булган. Чөнки халыктан җыелган 444,4 мең сумны дүрткә тапкырлап Татарстан Хөкүмәте биргән ярдәм дә өстәлгән. Эшләрне аерым-аерым санаганда: Иске Элмәле авылына су кертү проектлары эшләнгән, Иске Чүпрәленең Татарстан, Тынычлык, Шәрәф Мөдәррис һәм Яшьлек, Яңа Чүпрәленең Елга арты – 1 урамнарына вак таш түшәлгән. Барлыгы бер чакрымга якын урам юллары тәртипкә китерелгән. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча  куркыныч тудыручы, картайган куакларны кисү оештырылган. Иске Чүпрәленең Мәктәп урамындагы җәяүле күперенә капиталь ремонт ясалган. Ике авылдагы зиратларны чистарту һәм төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган.

Реклама

– Алдагы елга да максатларыбыз зурдан. Яңа Чүпрәледә Яшьлек, Совет, Колхоз урамында зиратка кадәр юлларны төзекләндерәсе бар. Зиратта да эшләр күп, картайган куакларны кисү дәвам итәчәк,- диде Рамиль Низамов үз чыгышында.

Һәм киләсе ел өчен дә үзсалым акчасының 300 сум күләмендә булганын сорап авыл җирлегенә тәкъдим керүен әйтте. Залдагылар шушы суммага ризалашып, кул күтәрде.

Бу урында җыеннарның Иске Чүпрәле авыл җирлегендә этаплап уздырылуын да әйтергә кирәктер. Аның беренче этабы яңачүпрәлеләр өчен булса, икенче, өченче, дүртенче этапларында Иске Чүпрәледә яшәүчеләр һәм бишенче этабында Иске Элмәледә яшәүчеләр катнашты.

Халык белән очрашуларга район башлыгы Марат Гафаров та килде. Аңа сораулар һәм тәкъдимнәр күп булды.

Чара барышында янгыннан саклану кагыйдәләрен, бүгенге вәзгыятьтән чыгып, “Роспотребнадзор”ның коронавирус авыруы таралуын кисәтүче таләпләрен үтәргә кирәклегенә дә басым ясалды. Ахырда җирлек башлыгы урынбасары авыл тормышында актив катнашканнарга Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X