Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Запастагы Чүпрәле ир-егетләрен хәрби җыеннарга чакырачаклар

Татарстанда  чираттагы хәрби җыеннар узачак. Анда республика районнарыннан, шул исәптән, Чүпрәледән, запастагы ир-егетләрне чакырачаклар.

Президент Владимир Путин запастагы Россия гражданнарын 2019 елда хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйган.

 Кагыйдә буларак, җыеннарга чакырылган ир-егетләрне хәрби  частьләргә озаталарҗ  һәм   хәрби киемнәргә киендерәләр. Барысы да да нәкъ армиядәге сыман. Көндәлек хезмәт тә  армиядәге кебек көн тәртибе буенча бара.  Хәрби техникаларда өйрәнүләр узу, күнекмәләр камилләштерү-барысы да булачак.

Район  Башкарма комитеты утырышлар залында  узган киңәшмәдә  Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин:

-“Хәрби җыеннарга запастагы гражданнарны чакыру турында”  Указ ел саен кабул ителә.  Әлеге чара  Генераль штаб начальнигы планы нигезендә үткәрелә.   Указ нигезендә хәрби җыеннарга чакырылган кешеләрнең хезмәт  урыны саклана, запастагы хәрби хезмәткәрләр өчен барлык социаль гарантияләр (хезмәт хакы, премияләр) түләнә.  Ә даими эш урыны булмаучыларга минималь хезмәт хакы күләмендә компенсация түләнәчәк,-диде.

Хәрби комиссар шулай ук быел Татарстанда хәрби җыеннарның Казан югары танк команда училищесы базасында узачагын билгеләп үтте.  Хәрби җыеннар август уртасында планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев