Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Үз эшләрен булдырган һәм булдырырга теләгән чүпрәлеләр өчен республика программалары

 Үз эшләрен булдырган һәм булдырырга теләгән кешеләр һәр авылда да бар. Аларга ярдәм йөзеннән   илкүләм һәм Татарстан Республикасында төрле программалар эшләп килә

. Бүгенге санда сезне,  хөрмәтле газета укучылар, шул программалар белән таныштыруны максат итеп куйдык. Авыл кешесе буларак, барыбыз да кош-корт, мал-туар асрыйбыз. Алдан планлаштырып, тәкъдим ителгән субсидияләргә дәгъва итеп, алардан файдалана алганнар бу прграммаларның отышлы булуы турында сөйли.

 

Шәхси ярдәмче хуҗалыклары (ЛПХ) булган гражданнарга

Субсидияләр түбәндәге чыгымнар өчен бирелә: сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә; өч яшьтән узган бияләр тотуга; ветеринария-профилактика чаралары үткәрүгә; кош-корт (каз, үрдәк, күркә бәбкәләре, бройлер чебиләре) сатып алуга, ярминкәгә чыгып сәүдә итүгә (юл чыгымнарына)  савым сыеры һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗә асрауга.

Мини-фермалар төзегәндә

Әлеге төр субсидия мал тота торган биналарны яңарткан һәм яңартырга теләгән авыл кешесенә бирелә. 2019 елдан бу төр субсидиянең күләме дә артты. 8 баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта – 400000, 5 баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта — 200000 сум күләмендә бирелә.

СУБСИДИЯНЕ АЛУ ШАРТЛАРЫ:

-200000 сум алыр өчен тасмалы (ленточный) фундаментлы, 5 баш сыерга исәпләнгән аерым торучы, шпалдан булмаган бинаның һәм хуҗалыгыңда бүгенге көнгә ике баш сыерның булуы. Бер ел эчендә сыерларның баш санының биш башка җитәчәге.

-400000 сум алу өчен дә шундый ук, әмма 8 баш сыер тотуга исәпләнгән аерым бина, хуҗалыгыңда бүгенге көнгә өч баш сыерның булуы һәм бер ел эчендә аларның 8 башка җитүе шарт.

Гади яисә нәселле таналар сатып алуга

Гади товарлыклы тана сатып алуга киткән чыгымнарның 30 мең сумы дәүләт тарафыннан субсидияләнү мөмкинлеге бар. Токымлы буаз тана һәм бер тапкыр бозаулаган тана өчен бу сумма 40 мең сумны тәшкил итә.

Лейкоз белән авырган яки лейкоз вирусы белән йогышланган сыерларны терлек сую пунктына (ит комбинатына) тапшырган очракта, 10ар мең сум күләмендә акча бирелә.  Чирле сыердан арынып, аның урынына гади товарлыклы яисә нәселле тана сатып алганда әлеге 10 мең сум 30 мең һәм 40 мең сум акчага өстәмә рәвештә бирелә.

Кош-корт, каз-үрдәккә

Бер баш күркә яки казга 100 сум күләмендә субсидия алырга мөмкин. Бер баш үрдәккә – 80 сум, бер баш бройлер чебешенә – 30 сум.

СУБСИДИЯНЕ АЛУ ШАРТЛАРЫ:

-Татарстан Республикасы кошчылык фабрикаларыннан сатып алынырга һәм 50 баштан да ким булмаска тиеш.

Атлар тотучыларга

Өч яшьтән өлкәнрәк бия асраганда, елга бер тапкыр 3 мең сум күләмендә субсидия бирелә.

СУБСИДИЯНЕ АЛУ ШАРТЛАРЫ:

Печән, салам, арпа, солы, кукуруз кебек мал-туар азыгы сатып алганга документларның (чек) булуы.

Ярминкә өчен

Үз хужалыгыңда житештерелгән продукцияне ярминкәдә тәкъдим иткән очракта һәм фермер булып теркәлгәннәргә юл чыгымнарын каплау өчен бирелә әлеге төр субсидия.

СУБСИДИЯНЕ АЛУ ШАРТЛАРЫ:

Юл кәгазе (путевой лист) булуы.

Ветеринария-профилактика чараларына

Төрле йогышлы авыруларга каршы ясалган прививкаларның бәясе якынча – 500 сум. Шуның 300 сумын кире кайтарып алу мөмкинлеге бар. Бу бер сыеры булганнарга да  кагыла.

СУБСИДИЯНЕ АЛУ ШАРТЛАРЫ:

-Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатканны раслаучы белешмә.

Сыерлар һәм кәҗәләр өчен

Савым сыеры һәм бер яшьтән арткан кәҗә асраучыларга да субсидия елга бер тапкыр һәм ел саен бирелеп килә. Ул ветеринария хезмәте өчен күрсәтелә торган субсидияләр белән берләштерелде. Һәм 2019 елда бер баш савым сыерына – 2300, ике башка – 3300әр, 3 баштан артып киткәндә һәр башка – 4300 сум. Кәҗә өчен 500 сум субсидия каралган.

“Яшь фермер”                             

Әлеге программа буенча субсидияләр түбәндәгечә бирелә:

- авыл хуҗалыгы карамагындагы җир участокларын алуга;

- җитештерү һәм склад биналары төзү өчен ПСД эшләүгә;

- җитештерү һәм склад биналарын сатып алу, төзү, ремонтлауга;

- төзелеш һәм склад объектларына керү юллары төзелешенә;

- җитештерү объектларын инженерлык челтәрләренә тоташтыру өчен (су, газ, электр);

- авыл хуҗалыгы терлекләре сатып алуга;

- техника сатып алуга;

- орлык һәм утырту материалы сатып алу өчен;

- ашламалар һәм агу химикатлары сатып алуга.

Мөгезле эре  терлек үрчетү өчен бирелә торган грантның максималь күләме 3 млн. сумнан, эшчәнлекнең башка төрләрен алып бару өчен - 1,5 млн. сумнан да артмый.

«Гаилә фермасы»      

Бу программа буенча грантлар терлекләрнең баш саны һәм терлекчелек продукциясен җитештерү күләме буенча проектлана торган шартларда бирелә:

- 50 баштан да ким булмаган сыер асраучы сөт фермасы;

- мөгезле эре терлек симертү фермасы 100 баштан да ким булмаган очракта;

- дуңгыз фермасы - кимендә 200 баш дуңгыз булырга тиеш, шул исәптән 10 ана дуңгыз;

- сарык үрчетү фермалары - 300 баштан да ким булмаска тиеш,  шул исәптән кимендә 100 баш ана сарык;

- савым кәҗәләре -100 баштан да ким түгел;

-атлар фермасы, 200 баш ат булырга тиеш, шул исәптән 50 бия;

- ит юнәлешендәге кошчылык фермасы – тере авырлыкта ит җитештерүнең еллык әйләнеше кимендә 10 мең  баш күркәдән, 20 мең баш бройлердан, 3 мең баш каздан, 7 мең баш үрдәктән ким булмаска тиеш;

- йомырка юнәлешендәге кошчылык фермасы –  кимендә 10 мең баш йомырка сала торган тавыклар, 30 мең баш бытбылдыктан ким булмаска тиеш;

- товар балыгы җитештерү (үстерү) буенча фермалар, балык 15 тоннадан да ким булмаска тиеш.

Грантлар сөт һәм ит юнәлешендәге мөгезле эре терлек үрчетү өчен 10 млн. сумнан артык түгел һәм  планда күрсәтелгән чыгымнарның 60% тан артмаган күләмдә бирелә.

Субсидия алу өчен кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Авыл җирлеге башлыгына да, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә дә, Башкарма комитетның икътисад бүлеге белгечләренә дә  мөрәҗәгать итәргә ярый. Телефон номерлары: 2-25-50, 2-29-94, 2-20-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев