Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

ЮХИДИ башлыгы эш визиты белән Чүпрәле районында булды

ТР ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдерахманов Чүпрәле районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында катнашты

Ленар Габдерахманов эш сәфәрен район башлыгы Марат Гафаров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге башлыгы Раил Гатауллин, шулай ук башка җаваплы вәкилләр белән бергә юл-транспорт һәлакәтләрендә булган юл участокларын тикшердүдән башлады.

Аерым алганда, җитәкчеләр Шланга авыл җирлеге аша узучы һәм Чувашия Республикасына караган автомобиль юлын карадылар. Нәкъ менә шушы: Шомырша-Сойгино-Алтыш-а/д «Аниш» участогында агымдагы елда 2 юл-транспорт һәлакәте булды, анда ике кеше үлде.

Шулай ук,  Марс авыл җирлеге аша узучы автомобиль юлы буйлап та рейд ясалды. Югары һәм Түбән Каракитә авылларын бүлеп узучы автомобиль юлының торышы да бүгенге көндә бик начар хәлдә. Юл буйлап белем бирү  учреждениесе, шулай ук социаль әһәмияткә ия объектлар урнашкан.

Ленар Габдерахманов транспорт артерияләренең торышына канәгатьсезлек белдерде. Алга таба да биредә аварияләрне булдырмау буенча кичектергесез чаралар күрү кирәклеген билгеләп үтелде.

Юллардагы хәл бик начар. Биредә 15 минут саен күрсәтмә язарга мөмкин. Һәм безнең бурыч–әлеге күрсәтмәләрне үтәтү. Төбәк, федераль, шулай ук җирле әһәмияттәге барлык автомобиль юлларын алар өчен җаваплы затлар белән бергә тоталь тикшеръ талщп ителә кирәк, - диде ул.–Әлеге участокларда тизлекне чикләү, җәяүлеләр өчен юл билгеләрен норматив таләпләргә китерү зарур.

Аннан Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары да тикшерелде.

Район башлыгы Марат Гафаров Дзержинский, Абязов һәм Нәфиев урамнары киселешендә светофор урнаштыру кирәклеге турында сөйләде. Чөнки биредә автомобиль һәм җәяүлеләр агымының тыгызлыгы күзәтелә. Ленар Габдерахманов әлеге киселешне карап чыккач, светофор урнаштыруны киләсе елга планга кертәчәкбез, дип вәгъдә итте. Моннан тыш, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе янындагы автомобиль юлында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар куллану турында да сүз барды.

Аннары Ленар Габдерахманов белем бирү учреждениесендә-1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә булды, яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды (ЮИД) эшчәнлеге белән танышты.

Визит барышында балалар юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү буенча үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Ленар Габдерахманов чарада катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырды һәм мәктәпкә белем бирү процессын камилләштерү өчен күп функцияле җайланма тапшырды. Моннан тыш, Татарстан ЮХИДИ башлыгы балаларга яктылыкны чагылдыручы элементларны куллануның мөһимлеге турында искә төшерде, Чүпрәленең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды (ЮИД) республика буенча беренче унлыкта керсә, һәр катнашучы велосипедлы булачак, дип вәгъдә итте.

Кунаклар «Нур» картинг-клубын да карадылар. Клубның техник җиһазланышы тәкъдим ителде һәм анда шөгыльләнүче балалар белән аралашу узды. Визит ахырында ЮХИДИ идарәсе башлыгы карт-клубка дүрт комплект шина тапшырды.

Шуннан соң Габдерахманов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Ленар Габдерахманов билгеләп үткәнчә, 2021 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча республика юлларында 2279 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 179 кеше һәлак булган һәм 2831е яраланган. Узган ел белән чагыштырганда авариянең төп күрсәткечләре: юл – транспорт һәлакәтләре саны – 220, һәлак булучылар – 10, яралылар-246 кешегә кимегән. «Шул ук вакытта 15 районда илкүләм проект максатларына ирешә алмады. Бигрәк тә Аксубай, Әтнә һәм Чүпрәле районнарында хәлләр әйбәт түгел», – дип белдерде ул.

– Бүгенге көндә Чүпрәле районында үлем-китем күрсәткече соңгы 5 ел санына җитте. 2016 елдан алып 2020 елга кадәр районда 10 юл-транспорт һәлакәте булган булса, анда үлүчеләрнең гомуми саны 5 кешене тәшкил итә. Агымдагы елда исә Чүпрәледәге юл-транспорт һәлакәтендә 5 кешене югалттык. Аларның дүртесе төбәк юлларында һәлак булды, - диде ул.

ТР баш дәүләт автоинспекторы сүзләренә караганда, районның белем бирү учреждениеләре янында төзекләндерү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Мондый проблемалар тикшерү барышында ачыкланган. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында юл билгеләре, җәяүлеләр юллары һәм башкалар юк.

Мәктәп маршрутларын карап тотуда да хокук бозулар ачыкланган. Чүпрәле районында балаларны йөртү 17 мәктәп маршруты буенча башкарыла. Участокларда барьер киртәләре, кисәтү юл билгеләре юк, шулай ук юл кырыендагы участокларда да җитешсезлекләр шактый. Бу проблемаларны, шулай ук мәктәп транспортларының Глонасс системасына тоташтырылуын контрольгә алырга кирәк,-дип нәтиҗә ясады Габделрахманов.

ТР ЮХИДИ башлыгы ТР Дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналы белән эшне активлаштырырга өндәде. Әлеге канал аша аноним рәвештә исерек автомобильчеләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында хәбәр итәргә мөмкин.  Әлеге тема буенча ул аерым тукталып, Чүпрәледә бүгенге көндә 49 автомобильченең исерек килеш тоткарлануын билгеләп үтте. Бу узган елдагыдан ике тапкырга күбрәк. “Монда уйланырлык һәм анализ ясарга җирлек бар", - диде Ленар Габдрахманов. –Без исерек килеш машина йөртүчеләргә контрольне көчәйтү буенча барлык чараларны да кулланачакбыз".

Массакүләм мәгълүмат чараларында исерек шоферлар турында хәбәрләрне яктыртуны уңай мисал итеп китерде. Шулай ук ул балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү мәсьәләләренә дә игътибар бирергә кушты.

– Комиссия эше хисап ясау өчен түгел, ә нәтиҗәле чаралар күрү өчен үткәрелә. Уртак көч белән без барлык күрсәткечләрне дә үтәрбез һәм Чүпрәле районында яшәүчеләргә, аерым алганда, җирле әһәмияттәге юллар буенча, гомумән республика һәм ил буенча хәрәкәт итү мөмкин кадәр уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен, барысын да эшләячәкбез,- дип тәмамлады чыгышын ТР Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.

Утырыш барышында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдиновның Чүпрәле районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләсен карау турында доклады тыңланды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Анатолий Михайлов район территориясендә авариягә каршы күрелә торган чаралар турында сөйләде.

Мәгариф учреждениеләрендә ЮИД отрядлары һәм балалар юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эше турында мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов чыгыш ясады.

Утырыш эшендә шулай ук район прокуроры урынбасары Илмас Гарәфетдинов та катнашты. Барлык җитешсезлекләр дә безгә билгеле. Үз чиратыбызда без дә тикшерүне дәвам итәчәкбез", - диде ул.

–Алда безне район юлларында аварияләрне бетерү һәм үлем очракларын киметү буенча зур бурычлар көтә. Әлеге эштә һәркайсыбызның җаваплылыгы сорала, - диде район башлыгы Марат Гаффаров киңәшмә эшенә йомгак ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев