Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Юбилеең белән, Чүпрәле!

Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаровның котлавы

– Хөрмәтле чүпрәлеләр, якташлар!

Без тарихи елъязмаларга кергән, республикабызга мәгърифәтчеләр, язучылар, галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, хезмәт һәм сугыш батырлары биргән төбәктә яшибез. Чүпрәле районы матур табигате белән генә түгел, шушы җирдә яшәүче тырыш, күркәм халкы, фидакарь хезмәт алдынгылары белән дан тота.

90 ел эчендә авыл хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы белән Чүпрәле тотрыклы үсүче районга әйләнде. Җирлекнең бүгенгесе өлкәннәрнең акыллы киңәшләре, яшьләрнең тынгысыз хезмәте, тәҗрибәле осталарның хезмәт уңышлары, балаларыбызның таланты белән булдырыла. Оста куллары һәм битараф булмаган йөрәкләре белән тормышны матурайтучы кешеләр туган җир елъязмасын тудыра һәм аның ышанычлы киләчәгенә дәлил булып хезмәт итә.

Киләчәккә булган өметләребез  һәммә кешене: басуларда, фермаларда, төрле социаль тармакларда армый-талмый хезмәт куючы урта буынны,  республика, Бөтенроссия спорт ярышларында призлы урыннар яулаган үсмерләрне, моннан 75 ел элек илгә азатлык яулап кайткан, инде яше 90нан узган аксакалларны, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән ветераннарыбызны, районда һәм аннан читтә яшәүче чүпрәлеләрне  бергә туплый, берләштерә.

Районыбызның үсеше өчен армый-талмый фидакарь хезмәт куйган халкыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Якты киләчәккә өмет беркайчан да сүнмәсен! Күңелләрдә оптимизм хисен саклап, яхшылык, шәфкатьлелек һәм игелеккә омтылып, районыбызның тагын да чәчәк атуына ирешербез, дип ышанам.

Кадерле чүпрәлеләр!  90 ел дәвамында булдырылган туган ягыбызның төп мирасын – тарихыбызны һәм традицияләребезне, күпмилләтле халкыбызның дуслыгын һәм тынычлыкны күз карасыдай саклыйк һәм буыннардан-буыннарга күчерик!

Сезгә иминлек, тыныч, якты тормыш, барлык уй-ниятләрегезнең чынга ашуын, бәхет, сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телим!

Бәйрәм котлы булсын!    Район көне белән!

Чүпрәле муниципаль район Башлыгы Марат Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев