Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җәйләү сөтне арттыра

Авылда малкайлар көтүгә чыкты.

Җәй – терлекчелек тармагын үстерү һәм аннан аз чыгымнар тотып күп продукция җитештерү өчен иң кулай вакыт. Тик моның өчен эшне дөрес оештыру таләп ителә. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасына караган филиалларда сөт терлекләрен май урталарына кадәр тулысынча җәйге лагерьларга чыгардылар һәм сыерларны ашатуга тиешле күләмдә яшел конвейерлары, болынлыклары булган фермаларда сөт саву күрсәткечләре күзгә күренеп артты.

Бүген һәр сыердан тәүлек саен 28,9 килограмм сөт савуны тәэмин иткән Городище филиалы терлекчеләре белән кичке савым вакытында күрештек. Тәүлек саен дүрт тоннадан артык сөт сатуга алты сыер савучы үз өлешен кертә. Күңелләре күтәренке. Әледән – әле килеп яуган җылы яңгырлар да яшел азыкны мул үстергән. Әлегәчә 50 шәр гектар мәйданны биләгән уҗым культураларын, катнаш азык һәм костер үләнен ашатканнар.Монда яшел азыкка өстәмә иттереп һәр баш сыерга 00 исәбеннән фураж да бирәләр.
-Җәйләүгә чыгуга сөт артты. Бүген инде ферма буенча һәр сыердан утыз килограммга якын сөт савабыз. Майлылык 4,1 процент. Товарлылык исә 91 проценттан артык. Тулаем сөт җитештерү буенча узган елгы дәрәҗәгә җиттек,- дип сөйли филиал директоры Рафаил Алимов. 12 еллап җитәкче дилбегәсен тарткан Рафаил Фәйзуллович сыер савучылар коллективында бары тик үз эшләрен яратып башкаручы бик тә тәҗрибәле терлекчеләр булуын да атады. Ольга Егорова, Наташа Арманова, Лидия Мелкина, Роза Куракова һәм Мария Гордеева шундыйлар икән.
-Безнең лагерь яхшы урында урнашкан. Якла елгасы буйлап терлекләр Татар Шатрашаны авылына кадәр баралар. Ашарга үләне, эчәргә суы бар. Ул яктан без бик бәхетле, - диделәр елмаешып сыер савучылар. Иртәнге савымнан кичкесенә кадәр сыерлар көзге арыш басуларында һәм болында көтелә. Җитәкче көтүчеләрнең дә хезмәтләренә уңай бәя бирде. Чыннан да элек – электән җәйләү чорында малларның продуктлылыгы көтүченең үз эшен ничек башкаруына нык бәйле булган, ул хәзер дә шулай. Филиалда төнге көтү дә оештырылган. Кичке сәгать сигездән төн уртасына кадәр маллар саф һавада көндезгегә караганда да яхшырак аппетит белән тукланалар. Бу хакта көтүчеләр Владимир Ульянов белән Петр Львов та шулай ди. Җәйге лагерьда коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау чараларына да җитди карыйлар. “Территориягә чит кешене кертмибез. Ходай сакласын, терлекчеләребез чирли күрмәсен, һәрберсе кадерле”, - ди Рафаил Алимов. Лагерьга яз айларында косметик ремонт ясалган. Сөт блогында тәртип, саву җиһазлары көйле, кардалар төзек, утарларны чистартып чыгарганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев