Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җәйге резинаны кышкысына алыштырырга вакыт

Гадәттәгечә, тимер ат хуҗаларының 80 проценты ноябрь бәйрәмнәренә кадәр кышкы тәгәрмәчләргә күчеп өлгерә.

Табигать үзенекен итә, жиһанга әкренләп кыш атлый. Моңарчы һава җылы торса да, соңгы көннәрдә суыта башлады. Бу көзнең бер шаяруымы, әллә кыш башланумы? Ничек кенә булмасын, алдагы көннәрдә урамда һава температурасы минус тамгасына күчәчәк.

Машина йөртүчеләрнең дә күбесе кышкы көпчәкләр турында уйлана башлады. Гадәттәгечә, тимер ат хуҗаларының 80 проценты ноябрь бәйрәмнәренә кадәр кышкы тәгәрмәчләргә күчеп өлгерә. Ишеп-ишеп кар яумаса да, төнге суыклар, шуңа өстәп, карлы яңгыр шәрә көпчәк белән хәрәкәт итү өчен кыенлыклар тудыра.

– Бер атна буе термометр баганасында +5...+7 градус температура сакланса, җәйге резинаны кышкысына алыштырырга вакыт,- диләр автоэкспертлар.

– Кыш җиткәч автомобиль шиннарын алыштырырга кирәклеген һәр автомобильче белә. Әлбәттә, кыш буе җәйге көпчәк белән йөрүче тәвәккәл кешеләр дә бар. Тик бу үзеңне генә түгел, башкаларны да куркыныч астына кую дигән сүз. Шуңа күрә тәгәрмәчләрне, сезонга карап, алыштыру мөһим,- ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Әмма җиргә ятканчы, кар бер явып, бер эреп, бозлавыклар ясап тинтерәтә. Шуңа күрә, чананы җәйдән әзерләп, машиналарны кышкыга киендереп кую хәерле. Шуны да онытмагыз: кышкы көпчәк куркынычсызлыктан тулысынча арындырмый, ул бары тик карлы-бозлы вакытта юлда йөрүне уңайлата. Иминлегегез сездән тора. Юлларда сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев