Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җыеннарда халык зарлары тыңланды

Бу атнада авыл җыеннары тәмамланды. Аларның барысына да нокта куючысы Иске Чүпрәле авыл җирлегендә узды.

Авыл халкы белән очрашулар, бу юлы да җанлы әңгәмә рәвешендә үтте. Җыеннарның һәрберсендә, хәтта 30-40 кеше яши торган авылларда да, район башлыгы Марат Гафаров катнашты.

Халык гозере киләчәктә эш планына кертү өчен язып алынды.

Күпчелекне юлларның сыйфатсыз булуы борчый. Кечешәйморзалылар исә үз авылларына юл сорый. Иске Шәйморза белән тоташтыручы  6 км. озынлыктагы юл вакытында ясалмыйча калган. Гәрчә елга аша салынган тимер-бетон күпер бик әйбәт булса да. Хәзер инде бу авылга яз-көз, яңгырлы вакытта кереп тә, чыгып та булмый. Җитәкчелек, билгеле, халык гозерен игътибарсыз калдырмаска тырыша – авылны юллы итүнең чараларын эзли. Әмма авылда яшәүчеләр саны аз булганлыктан, миллионлаган сумнар сораучы бу проблеманы чишү әлегә бик авыр.

Реклама

Халык гозерләренең башкаларына да килсәк, гомумән алганда су килгән авылларда яшәүчеләр сыйфатлы су өчен Татарстан Президентына рәхмәт әйтә, су челтәренә тоташмаган авыллар халкы түземсезлек белән бу эшнең үзләрендә дә башкарылуын көтә. Элек елларда электр уты өзелү, табибларга эләгеп булмау, телефон элемтәсенең начар булуыннан зарланучылар очрый иде – бу җыелышларда андыйлар булмады. Чөнки, ни генә дисәк тә, Татарстаныбызда, аның иң ерак районы булган Чүпрәле районы буенча да халык өчен кирәкле эшләр күз алдында башкарылып тора. Бездә алгарыш шуның кадәр сизелә ки, җитәкчеләрнең әледән-әле халык белән очрашуы дисеңме, һәр атнаның сишәмбесендә төрле район җитәкчеләрнең кабул итүе оештырылумы, юристларның бушлай консультацияләре, депутатларның әйләнгән саен авылларда булуымы – болар барысы да җирле халыкның “йөрәк тибешен” тоярга мөмкинлек бирә. Бер сүз белән әйткәндә, яшәргә-эшләргә теләгән кешегә – юллар ачык!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев