Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Язылганнар – икенче яртыеллыкка рәхим итегез!

Хөрмәтле райондашлар! Газетабызның әлеге санын кулына алган хөрмәтле дустыбыз!

Язылмаганнарга – сау булыгыз, дибезВакыт уза. Вакыт узган саен газетага язылу кампаниясен оештыру да кыенлаша бара. Без, редакция хезмәткәрләре, газетаның 1000 данәдән да ким булуын теләмибез. Татарчасы – 1000, чувашчасы да 1000 данә. 9000гә йорты булган районга нәрсә инде ул 2000 данә газета!

Интернеттан укыйбыз, диләр күпләр. Әмма интернеттан алган хәбәр белән кулга тотып укыган газетаның аермасы – җир белән күк арасы.

Газетаны элек-электән яздыручылардан “безнең авылда хат ташучы юк, китермиләр газетаны” дигән зарлар да ишеттек. “Бик яратып укый идек. Атна вакыйгаларын да, “Туган як” ны да тулаем укып чыга идек. Бөтен хәбәрне шуннан беләбез. Әмма китерми башладылар, почтальон юк”, дип шалтыраттылар Яңа Ишле авыл җирлеге составындагы авыллардан.

Менә шуларга охшаш сәбәпләрдән кыен булды әле бу подписканы “ерып” чыгуы. Бары тик газетаның, 91 ел яшәгән редакциянең сыналган дуслары булу гына безне алдынгы рәтләргә алып чыкты. Яздыру планын үтәдек, диярлек. Рәхмәт барыгызга да – бу яртыеллыкта безнең белән булганнарга да, икенче ярты еллыкта да бездән аерылырга теләмәгәннәргә дә!

Без инде гел кабатлыйбыз – укучысы булганда гына газета (матбугат чарасы) яши дип. Бер-беребезнең хәлен белешеп, ярдәмләшеп, бергәләшеп алга таба да яшәүләр насыйп булсын!

Хөрмәт белән: “Туган як”лылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев