Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яшь чүпрәлеләр Россия көне алдыннан паспортлы булдылар

Мөһим документы Камиль Гафаров, Сөмбел Мөдәрисова, Александр Никишкин, Дарья Никишкина, Ирина Романова һәм Диана Скворцова алдылар.

12 июнь - Россия көне кысаларында районыбызның 14 яшьләре тулган егетләргә һәм кызларга паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Мөһим документы Камиль Гафаров, Сөмбел Мөдәрисова, Александр Никишкин, Дарья Никишкина, Ирина Романова һәм Диана Скворцова алдылар. Паспорт белән бергә аларга Конституция китабы, бүләкләр дә тапшырылды.

Район Башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Илдар Маликов, Россия Эчке эшләр министрлыгының райондагы бүлек начальнигы Раил Гатауллин  илебезнең яшь гражданнарын истәлекле көннәре белән котлап, аларга изге теләкләрен җиткерделәр. Киләчәкләренең матур, якты һәм уңышлы, ә үзләренең чын ватанпәрвәр шәхесләр  булуларын теләделәр. Яшьләргә изге теләкләрне өлкәннәр исеменнән пенсионерлар берлеге җитәкчесе Дилүзә Азизова да җиткерде.

Иске Кәкерледән Сөмбел Мөдәрисованың әбисе Миңниса ханым:

–Кызыбызның үсеп җитеп, паспорт алуына бик сөендек,–ди. –Паспортларны балаларга тантаналы төстә тапшырулары да дулкынландыргыч булды. Бу чараның шушы зур бәйрәмдә – Россия көне кысаларында оештырылуы да бик әйбәт. Ул гомергә балаларның хәтеренә уелып калыр. Балалар барысы да  исән-имин үссеннәр, бәхетле булсыннар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев