Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Янгынга каршы махсус режим кертелә

2019 елның 25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.

Статистикага күз салсак, янгын  очракларының артуы нәкъ менә язгы-җәйге чорда   күзәтелә. Хәвеф-хәтәрнең төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, бина һәм корылмаларга якын аралыкта, урман һәм посадкаларда учак ягу, торак йортларда һәм мунчаларда ягулык мичләренең, электр үткәргечләренең төзек булмавы.

Янгынга каршы махсус режим вакытында учак ягу, чүп, кипкән үләнне  яндыру тыела.  Электр, газ приборларын һәм җиһазларын сүндермичә караучысыз калдырмагыз, аларны тиз янып китүчән предметлар янына урнаштырмагыз.    Чормада, подвалда, келәт һәм сарайда тәмәке тартмагыз, шырпы, шәм, керосин лампаларын кабызмагыз. Бакча йортлары һәм дачаларда беренче янгын сүндерү җайланмалары булдыру мөһим. Мичләр  яхшылап штукатурланырга һәм агартылыр­га, алар белән тиз янучан корылмалар арасында ара калырга тиеш.

Авыл җирлекләре башлыклары, оешма, предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре су алу урыннарының, беренчел янгын сүндерү чараларының, электр җайланмаларының, ягулык мичләренең төзеклегенә, бина һәм корылмаларга бару юлларына, алар тирәсендәге кипкән үләнне җыюга, торак йортларга игътибар итәргә тиеш.    

Хөрмәтле район халкы һәм кайткан кунаклар! Ут белән сак эш итегез, янгыннан саклану кагыйдәләрен тормыш үзе яза бит! Онытмагыз, янгынны сүндергәнче, аны булдырмый калуы җиңелрәк. Үзебезнең йорт-җиребез, мөлкәтебезне хәвеф-хәтәрдән бары тик үзебез генә саклый алабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев