Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Янгынга ирек бирелмәде

Агымдагы елның 21 ноябрендә 16 сәгать 11 минутта 114 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында янгын турында күп санлы хәбәрләр килә башлады.

 

Шәхси хуҗалыкта чыккан янгынны сүндерүгә часть начальнигы җитәкчелегендә каравылда торучы дежурныйлар чыга. "Цильна" авыл хуҗалыгы предприятиесенең ирекле янгын сагында торучыларның ялкын телләре камап алган йортка оператив килеп җитүләре (ике берәмлек техника - КамАЗ) һәм Уби авылындагы "Татарстан Республикасының янгыннан саклау" ДУ аерым постның дөрес эш итүләре нәтиҗәсендә янгын биләгән мәйдан 150 квадрат метрдан да артмады, тиз сүндерелде, утлы стихиядән торак йорт зыян күрмәде, тән җәрәхәте алучылар да юк. Янгынга каршы тугыз берәмлек техника һәм районның оператив хезмәттеннән 21 кеше көрәште. Янгын килеп чыгуның сәбәбе ачыклана.

Чүпрәле районы буенча 114 нче янгыннан коткару часте начальнигы Роман Колпаков:

- Әлеге вакыйга ирекле янгын сүндерү хезмәтенең тиз һәм нәтиҗәле эшләве кешеләр күп еллар дәвамында туплаган мөлкәтне саклап калуын тагын бер кат раслый. “Цильна” җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуровка хуҗалыкның ирекле янгын сүндерү бүлекчәсен тиешле әзерлектә тотуы өчен рәхмәт белдерәм, - ди

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев