Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Якуб абый истәлекләре

Гөлсинә Чабаева, Түбән Каракитә авылы.

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә без авылыбызның иң өлкән кешесе, 94 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны Якуб абый Шаруков белән очраштык. Ул үзенең балачагы, тормыш юлы, авыр сугыш еллары турында сөйләде.

Якуб абый бик яшьли олылар арасына, хезмәткә тартыла. Әтисе Шиһап абый янәшәсендә, тимерчелектә эшли. Шушы, балачактан ук  өйрәнгән һөнәре аңа гомере буе көн күрергә ярдәм итә. Колхозлар яшәгән чорда 20 еллап тимерче булып эшләгән Якуб абыйга үзвакытында урман кисәргә дә, агач эшкәртү эшләрендә булырга да туры килә.

1942 елны аеруча хәтерли Якуб абый. Авылда берничә хатын-кыз һәм без, яшүсмерләрне, Буа районы, Суыксу авылы янәшәсендә  төзелә торган тимер юл эшләренә алып киттеләр. Туфрак ташыдык без анда” ,-дип сөйли ул. Еллар узгач, олы улы Зәки әтисен шушы, яшь вакытында төзелешенә үзенең дә өлеше тигән тимер юлларны күрергә алып бара. “Еладым. Ул елларда ач килеш эшләүләр күз алдыма килде шулвакыт”, -ди ветеран.

Авылдагы төрле терлекчелек фермаларын, башка объектларны төзәдә дә катнаша авылның өлкән агае.

1965 елда авылда агач клуб төзедек, кызганыч, соңрак ул янып китте. Күперләр, сарык фермалары күп төзелде,-ди Якуб абый.

Лаеклы ялга чыккач та ветеран берничә ел хезмәт куя. Тормыш иптәше белән алар алты балага гомер бирәләр.  Якуб абый бүгенге көндә кече улы Шамил, килене  Эльмира тәрбиясендә гомер итә. Аларга якын киңәшче, өйдә төп нигезне, балаларны бергә җыйнап торучы булып тора.

“Көннәрең ничек үтә”,  дип сораган идем:  “Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип җавап бирде.  -  Тик торырга яратмыйм. Мәчеткә йөрим, өйдә хәлдән килгән кадәр ярдәм итәм, ди.

Якуб абый берничә ел элек Президентыбыз  Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашуын җылылык белән, сагынып сөйли. Әлеге чара Җиңү бәйрәме көнендә була.

Өлкәннәрнең балачаклары, яшьлекләре авыр елларга туры килеп, күңелләрендә яралы эз калдырса да, алардагы яшәү көче, тормышка булган оптимистик карашларына сокланырлык. Иң мөһиме, әлеге хис бүгенгәчә, олыгайган гомер көзендә дә яши аларда. Шулай була күрсен, бәхетле картлык кичереп яшәүләр насыйп булсын ветераннарга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев