Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Якташыбыз Марсель Гафуров коега төшеп киткән 2 нче сыйныф укучысын коткарган

коеның капкачын юл чистарту техникасы “эләктереп”  ачкан була.

Безнең Яңа Чокалы авылында туып-үскән, хәзергесе вакытта Буа шәһәрендә яшәүче  Марсель Гафуров коега төшеп киткән 2 нче сыйныф укучысын коткарган. Хәл Буа шәһәренең Ефремова урамында була.
Марсель хезмәттәше Нияз Нургалиев белән машинада барганда юл кырыеннан килүче баланың кинәт югалуына игътибар итә. Алар шундук бала югалган урынга юнәләләр. Бала ярыйсы ук тирән, кирпеч белән әйләндереп алынган чокырга төшеп киткән һәм елап ярдәмгә чакыра торган була. Марсель шунда ук аны коедан чыгару чарасын күрә.
-    Малай җәрәхәтләнмәгән, әмма бик курыккан иде, - ди ул.
Аның әнисе якындагы кибетләрнең берсендә эшли булып чыга. Малайның да, мәктәптән тыш түгәрәкләрдә шөгыльләнгәннән соң, әнисе янына килеше икән. Марсель белән Нияз баланы әнисе янына илтеп куялар, Коены да билгеләп калдырырга онытмыйлар. Соңыннан ачыкланганча, коеның капкачын юл чистарту техникасы “эләктереп”  ачкан була. “Хәзер инде аны әйбәтләп ябып куйганнар, аннан куркыныч янамый”, диделәр безгә Буаның “Байрак” газетасы редакциясендә эшләүче коллегаларыбыз.

Белешмә:

Реклама

Яңа Чокалы авылында Марсельнең әнисе Лилия Солтан кызы яши. Ул авыл мәдәният йортында методист булып эшли. Ике ул: Марсель һәм Риназны тәрбияләп үстергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев