Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа елның беренче көнендә Марат Гафаров Чүпрәледә сугыш ветеранын юбилее белән котлады

Бүген ветеранга 95 яшь тулды.

Яңа 2021 елның беренче көнен Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров эш режимында билгеләп үтте. Ул Яңа Кәкерле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Җәләлетдинов  янында булды.
Бүген ветеранга 95 яшь тулды. Фронтовикны әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, район башлыгы Марат Гафаров тыныч күк йөзе, батырлыгы, каһарманлыгы һәм киләчәк буын өчен хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Юбилярга РФ Президентының Котлау хатын һәм шәхсән үз исеменнән бүләк тапшырды. 
Ветеранның туган көнендә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов, җирлек башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, Яңа Кәкерле мәктәбе директоры Шамил Абдрахманов та булып киттеләр.
Фронтовик белән әңгәмә вакытында ил өчен авыр вакыт - Бөек Ватан сугышы турында искә төшерделәр. 
Фатыйх Җәләлетдин улы күп балалы гаиләдә туа.  1932 елда беренче сыйныфка укырга керә. 1939 елда җиде сыйныфны тәмамлап, Свердловск шәһәренә китә. 1943 елның маенда туган авылына кайта, ә октябрь аенда аны Совет Армиясе сафларына алалар һәм Саратов өлкәсенең Тартищево шәһәренә җибәрәләр.  
Анда ул беренче әзерлек узып,  Иваново өлкәсенә күчерелә.  Фатыйх Җәләлетдин улы үз хезмәтен Марий Эл Республикасының Суслонгер шәһәрендә башлый. Суслонгерда хезмәт иткәндә, аларның полкына  Ворошилов килә. Аннан полк Мурманск өлкәсенә китә.  
«Немецлар белән беренче көрәш Ржев шәһәре астында булды.Немец самолетлары туктаусыз аттылар. Бик авыр сугыш булды,- ди ул үзенең хатирәләрендә. 
Фатыйх Җәләлетдин улы армиядә сигез ел хезмәт итә. Аның медальләре күп.  1951 елда туган авылына кайта. Биредә аны әнисе, сеңлесе каршы ала. Сугыштан соңгы бөтен гомерен тыныч хезмәткә багышлый: колхозда эшли,  авыл клубы мөдире, колхоз склад мөдире булып эшли. Пенсиягә чыкканнан соң дамәктәптә каравылчы булып эшли әле.
Гаилә кора. Фатыйх абый үзе генә яшәсә дә, балалары һәрвакыт кайтып йөри.  Авылда аның ике улы яши.
-Безгә бу җиңү авыр бирелде.  Тик мин бәхетле.  Мин исән калдым, оныкларым һәм оныкчыкларым бар, - ди сугыш ветераны.
Кунаклар ветеранга сәламәтлек, туганнары һәм якыннарының игътибарын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев