Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа елның беренче атнасында Солтания Физханова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбиляр 1932 елның 8 январенда Иске Шәйморза авылында туа.

 

- Балачакта безгә дәһшәтле сугыш елларын үз җилкәләребездә тоярга, өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килде. Без мохтаҗлыкны да, авырлыкны да күп күрдек, - дип искә ала Солтания апа үзенең балачак елларын.

1949 елдан алып 1987 елга кадәр Солтания апа Иске Шәйморза авылында телефончы булып эшли. Тырыш, җаваплы, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрне җитәкчелек  тә, авылдашлары, хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр.

1967 елда Солтания апа Аделҗан Әхмәтҗан улы белән гаилә коралар. Гомере буе бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр алар. Агымдагы елда бергә тормыш башлап җибәрүләренең  55 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәләр.

1970 елда Солтания апа В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. 1980 елда аңа хезмәт ветераны исеме бирелә.

Бүгенге көндә Солтания Сәетгәрәй кызы тормыш иптәше Аделҗан Әхмәтҗан улы белән икәү гомер итәләр, балалары булмый аларның. Аларга социаль хезмәткәр Ләйсән Мәүлетова беркетелгән. Ул көн саен аларга килә, хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. Солтания апаның туганнары да аларны ялгызын гына калдырмыйлар, көн саен яннарына килеп, һәр эштә булышырга тырышалар.

Солтания апа да, Аделҗан абый да өлкән яшьтә булуларына да карамастан, өйдә тик торуны белмиләр, сарыклар да асрыйлар, кәҗәләре дә бар. Җәен исә үрдәкләр алып үстерәләр икән. Килгән кунакларны да үзләре чыгып каршы алдылар.

- Хәрәкәттә – бәрәкәт, өстәл тулы сый-нигъмәт, кибеттә ни телисең, шул бар, өебез җылы, газ белән җылытабыз,  Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын,-диләр бертавыштан Аделҗан абый һәм Солтания апа.

Солтания апаның юбилее уңаеннан аның барлык туганнары җыелган иде. Олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова килгән иде. Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев