Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Элмәле авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне юбилейлы гомер бәйрәмен билгели

Елизавета Петровна-тыл ветераны.

Бүген Яңа Элмәледә яшәүче Андреева Елизавета Петровна юбилейлы туган көнен билгеләп үтте.

Бу истәлекле дата белән аны Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков котлады. Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр теләделәр.
Андреева Елизавета Петровна Яңа Элмәле авылында туа һәм гомере буе туган авылында яши
Елизавета Петровна биш бала тәрбияләп үстергән, олы уллары Николай 2013 елда вафат булган. Хәзерге вакытта аның 4 баласы, 8 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Кече улы Виктор белән яши, ире 2016 елда вафат була.  
Елизавета Петровна-тыл ветераны. Ул гомере буе Бауман исемендәге колхозда эшләгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев