Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа елдан автомобиль йөртүчеләрне яңа штрафлар көтә

Яңа 2022 ел машина йөртүчеләр өчен күп кенә “сюрпризлар” алып килергә мөмкин.

Илдә юл йөрү кагыйдәләрен бозган шоферлар өчен штраф күләмнәрен арттырырга җыеналар. Административ кодекска әзерләнгән төзәтмәләр кабул ителгән очракта кайбер төр штрафлар күп тапкырларга артырга мөмкин.

Мәсәлән, машина йөртүче бер ел эчендә икенче тапкыр пычрак номер белән эләксә, яңа кагыйдәләр нигезендә аңа 5 мең сум күләмендә штраф түләү янаячак. Шул ук вакытта аны өч айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бүгенге көндә бу төр закон бозган өчен штраф күләме 500 сум белән генә чикләнә. Тонировка өчен штраф күләме дә 500 сумнан 3 мең сумга кадәр артачак. Яңа кагыйдәләр нигезендә полиция таләбе белән туктамаган машина хуҗасына да 40 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калу кебек җәза каралган. Шулай ук, тиешле урында туктамаган өчен дә 3 мең сум штраф бирәчәкләр. Баланы машинада махсус җайланмада йөртмәгән очракта 3 мең сум урынана 5 мең сум штраф түләттерү дә каралган. Исерек килеш руль артына утыручыларга да (әгәр машинада 16 яшькә кадәрге бала да булса) штраф күләме арта, ул икенче елга хәзерге кебек 30 мең сумны түгел, ә 50 мең сумны тәшкил итәчәк һәм 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү дә каралган. Машина йөртү таныклыгыннан башка машина йөртү өчен бүгенге көндә 5-15 мең сум штраф салу каралган булса, яңа төзәтмәләр кабул ителгән очракта ул сумма 20-30 мең сумны тәшкил итәчәк һәм 40-60 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләү җәзасы да биреләчәк. Даими рәвештә юл кагыйдәләрен бозу (елга өч һәм аннан да күбрәк тапкыр) өчен бүгенге көндә штраф каралмаган, ә менә төзәтмәләр кабул ителгән очракта 10-30 мең сум штраф, 1,5 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү җәзасы булырга мөмкин.

Моннан тыш, төзәтмәләр нигезендә яңа штрафлар да булачак әле. Шуларның берсе машинада барганда юлга чүп ташлап калдыручыларга кагылачак. Мондый төр тәртип бозучы физик затларга - 2 мең сум, юридик затларга 100 мең сумга кадәр штраф салырга телиләр.

2022 елда Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне техник карау (техосмотр) узмаган өчен штрафка тарта башлаячак. Штраф күләме ике мең сум тәшкил итәчәк.

Реклама

Бу турыда республиканың баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференцияләренең берсендә әйткән иде.

Хәзер техник карау булмаган өчен такси, автобус һәм куркыныч йөк ташуга билгеләнгән машиналарны йөртүчеләргә генә штраф салалар. Моннан тыш, автомобильне линиягә чыгарган кешене дә җаваплылыкка тарталар.

Баш Дәүләт автоинспекторы шулай ук техник карау уздыручы операторларга контроль көчәйтеләчәк, диде. Автомобильне карап чыкмыйча гына диагностик карта биргән очракта аңа 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, ә пункт җитәкчелегенә 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X