Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Чүпрәле авылы зиратында өмә узды

"Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!", - ди халык әйтеме.

Зиратлар - изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору - һәрберебезнең изге бурычы. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип урнашачак. Яңа Чүпрәле авылы зиратын чистарту буенча да соңгы елларда зур эшләр башкарылды. Халыкны бердәм коллективка туплап изге эшкә юнәлдерүдә авыл мәчете имам – хәзрәте, район мөхтәсибе Данир Шәрәфетдиновның тырышлыгы зур, диләр Яңа Чүпрәледә яшәүчеләр. 
Районыбыз авылларында май бәйрәмнәре җитү белән зират чистарту өмәләре үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Быелгысында бәйрәм көннәренең күберәк булуы да сөендерде авыл кешеләрен. Өйдәге бакча эшләреннән тыш мәчет тирә – юнен, зиратларны чистарту кебек изге эшләрдә катнашу өчен дә вакыт калды. “Еллар буе чистартылмаган чүп-чар, йөрәкләрне өшетерлек картаеп корыган агачлар, үтеп булмаслык кара урманнарны хәтерләткән зиратлар татар авыллары өчен һич тә хас түгел. Зиратлар чистарту өмәсендә катнашу мәрхүм һәм мәрхүмә булган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә карата зур хөрмәт, гореф-гадәтләребезне баетуда изге адым булып тора. Ниһаять, олы эшкә башлангыч салынды. Үткән елларда махсус техника белән кешеләр чакыртып картайган агачларны кистердек. Алардан соң авыл халкы да тик тормады, мөмкинлектән чыгып өмәләр оештырдык. Әлбәттә, зиратта андый өмәләр әле дәвам итәчәк. Мәңгелек йортларыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, нинди күркәм булыр иде, күңелләребез дә тыныч булачак”, - ди Данир хәзрәт Шәрәфетдинов.

Яңа Чүпрәле зиратында якшәмбе өмәсе үткәрү турындагы инициативаны авылдашлар бердәм хуплады. Иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә үк халык төркеме зиратка ашыкты. Алар арасында олылар да, урта яшьтәгеләр дә, хәтта малайлар да бар иде. Авылдашлар бергәләшеп корыган яфракларны тырмаладылар, ауган агачларны буыннарга кисеп чыгардылар, аумаганнарын чабып, зират әйләнәсенә өйделәр, берничә машина олауын ялгыз яшәүче карт – корыга илтеп бирделәр. Читтән караганда зират үтәли күренә, башлады, чистарды. Шунысы сокландырды, чистарткан чүпләр өелеп калмады, шунда ук аларны махсус төягечләр үзбушаткыч “КамАЗ” машиналарына төяп озаттылар. Авыл халкына ярдәмгә оешмалардан биш “КамАЗ” , арбалы тракторлар һәм төягечләр килгән иде. “Сер түгел, элек Май бәйрәмнәрендә митингларга чыгып, ашап – эчеп, күңел ача идек. Нишлисең, заманасы шул иде, хәзер безнең өчен 1 Май чын хезмәт бәйрәменә әйләнде. Зиратларны карау җәмәгатьчелекнең дә эше ул. Зират торышына битараф булмаган халыкны игълан ясап чакырдык. Күбрәк кеше җыелса, күбрәк эш күләме дә арта бит. Зират - авылыбызның йөзе ул. Элек-электән, әлеге авылда кем яшәгәнен белергә теләсәң, зиратына барып кара, дия торганнар иде. Халык шуны онытмасын. Үзебез дә зират дигән Мәңгелек йортка барасы кешеләр бит без, - ди ветераннарның авыл советы рәисе Җәүдәт Мөдәрисов. Зират территориясендә Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов белән дә күрештек.

Агачның калын башыннан тотып җилкәсенә куйган, авыл яшьләреннән калышмыйча өмәдә катнаша. Матур традициягә әверелгән шушындый өмәләр киләчәктә дә дәвам иттерелсен иде. Әлеге авыллар халкыннан үрнәк алып, зиратларны җыештыру эшенә хәзер күбрәк игътибар бирелсә, яхшы булыр иде дигән фикердә мин. Чөнки ташландык хәлдә булган зиратлар районыбызда шактый бит. Изге юлда, изге теләктә булучыларның киләчәге якты була. 

Башка мәхәллә муллаларына да нәкъ шушы сүзләр белән мөрәҗәгать итәсем килә”, - ди ул. Электр челтәре узелы начальнигы Алмаз Вәлиуллов, тармаклы технолгияләр техникумы директоры Рамиль Әхмәтов һәм район электр челтәре җитәкчесе Айрат Низамов та үз хезмәткәрләрен изге эштә катнашырга чакырганнар. “Берәү дә каршы килмәде, рәхмәт егетләргә!”, - диделәр алар. 

Зиратны чистартуда катнашкан барлык егетләргә Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте булсын! Бик күп егетләр үзләренең бинзопычкыларын алып килгәннәр иде. Кемнәрдер куаклардан чистартты, кемнәрдер корып чардуганнар өстенә авырга мөмкин булган агачларны кисте. Алар әзерләп куйган агачларны кайберәүләр җилкәсенә куеп ташыды. Аллаһы Тәгалә безгә динебездә һәр яклап та чиста булырга һәм чисталыкка омтылырга боера. Мөселман кешесе үзенең җанын да, тәнен дә, киемен дә, яшәү урынын да, һәрбер җәмәгать урынын һәм табигатьне чиста тотарга тырышырга тиеш. Бу турыда Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә "Чисталык ул - ярты иман", - дип әйтте. Адәм баласының соңгы йорты - зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана. Шуңа күрә зиратларның торышына берәү дә битараф булырга тиеш түгел”,- ди район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев