Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә балалар өчен Мәүлед бәйрәме узды

Мөселманнар дөньясы бу көннәрдә шау-гөр килеп Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) нең туган көнен билгеләп  төрле чаралар үткәрә.

Мәүлид аен  өлкәннәр бер-берсенә кунакка йөреп салаватлар әйтеп, вәгазь тыңлап, коръән укып  үткәрсәләр,  Яңа Чүпрәле авыл мәчете  ике елдан бирле зур әзерлек белән балаларга бәйрәм  үткәрә.

Быелгы бу чарага да сиксәнгә якын балалар  ашкынып килделәр. Балаларның күпләп килүләренә  шундый шатланып , бераз дулкынлану хисләре белән дә мәчетнең имам- хатыйбы Данир хәзрәт бәйрәм тантанасын ачып җибәрде. Барлык килгән балаларны , өлкән яшьтәгеләрне дә  кунаклар белән таныштырды. Кунаклар арасында  Казан Диния нәзарәтеннән мөфти Камил Самигуллинның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район мөхтәсибе Рөстәм  хәзрәт, Иске Чүпрәле мәчете имам-хатыйбы Әмир хәзрәт  һәм Хамит хәзрәт,  Дуван авылы имам-хатыйбы Ринат хәзрәт һәм башкалар бар иде.

Әлбәттә һәрбер килгән кунаклар кыска һәм үтемле вәгазьләрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең тормышын, күркәм холкын, могҗизаларын һәм һәркем өчен дә үрнәк булып торырдай эш-гамәлләрен чагылдырдылар, балаларны ихлас күңелдән бәйрәм белән котладылар.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә : ” Чынлыкта җәннәттә бер урын бар – аны сөенеч почмагы  диләр, бу урынга бары тик балаларны сөендергән кешеләр генә керер” – диде.  Әйе, балалар искиткеч шатландылар.  Яттан белгән сүрәләрен сөйләделәр , алдан махсус әзерләнгән монтаж да бик җылы тәэсир калдырды, рәхәтләнеп кызыклы уеннар уйнадылар, намазлар укырга да өлгерделәр. Ә аларга күпме бүләкләр бирелде.. 

2 ел рәттән балаларны бушлай ашатучы “Амарант”  кафесы  җитәкчесе   Рәшидә ханымга   шулай ук район мөхтәсибәтенә, Гөлшат ханым һәм Надир Мөшәраповларга, гомумән  балаларны сөендерер өчен бу көннәрдә  мәчеткә садакалар биреп, һәрдаим булышлык күрсәткән мәхәллә халкына ихлас күңелдән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Расуллаһ  балаларга гаять зур мәртәбә бирде: “Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез ! Бала – җәннәт чәчәге“, - диде.

Шуңа күрә,  үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, балаларыбызны гүзәл әхлак белән тәрбиялик. Шулай булганда гына безнең картлыгыбыз тыныч үтәр, балаларыбыз да инсафлы булыр, милләтебез дә алга чыгар. Затлы тәрбиядән зуррак бернәрсә юк. Балаларга калдырган акчалар, мал-мөлкәт уйламаган бер адым, бер гамәл, яки бер каза нәтиҗәсендә   юкка чыгарга мөмкин . Ә менә гүзәл әхлак, асыл тәрбия , әдәп – ул бетмәс - төкәнмәс хәзинә.

Әлхәмдүлилләһ, бүгенге чарадан соң , безнең арада мәрхәмәтле кешеләр бик күп икән әле дигән фикергә килеп сөенеп куйдым...

Энҗия  Шәрәфетдинова, Чүпрәле  районы Мөслимәләр берлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев