Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа бәйрәм – Әтиләр көне

Илебездә тагын бер яңа бәйрәм барлыкка килде. Ул-Әтиләр көне.  Календарьдагы яңа дата Россия Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелды.

Әтиләр көне, ноябрь аенда билгеләп үтелүче  Әниләр көнен тулыландырачак. Аның датасы октябрь аеның өченче якшәмбесе итеп билгеләнде, быел ул 17 октябрьгә туры килә.

Әлеге бәйрәм беренче тапкыр Америкада үткәрелә башлый. Аның тарихы әниләре вафат булган бер гаилә тарихына бәйле. Америкада яшәүче Сонора Додд әтисенә рәхмәт йөзеннән шәһәр хакимиятенә әтиләргә багышлап бәйрәм үткәрү тәкъдиме белән чыга. Сонораның әтисе, әниләре вафат булганнан соң, алты баласын үзе генә тәрбияләп үстерә.  Бәйрәм әлеге шәһәрдә 1910 елда билгеләп үтелә. Ә ун елдан соң бөтен Америкада үткәрелә башлый.

Әтиләр көнен үткәрү хакында райондашларыбызның фикерләре:

– Әтиләр көнен билгеләп үтүне күптән гамәлгә кертергә кирәк иде. Хәзер бит календарьда нинди генә дата юк, шулар арасында Әтиләр көне булу җәмәгатьчелек игътибарын әти-ирләр проблемасына да юнәлтәчәк. Алай гына да түгел, Әтиләр көнен билгеләп үтү дәүләт дәрәҗәсендә балалар тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклауда әтиләрнең ролен күрсәтергә, дәрәҗәләрен күтәрүдә дә зур роль уйнаячак,-ди райондагы Әтиләр советының җитәкчесе Ильмир Измайлов.

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, район мөхтәсибе:

Реклама

–Гаиләдә балага әти тәрбиясе, әти сүзе җитмәвен бик еш сизәбез. Бигрәк тә ир-балаларга  ата кеше үрнәк булып торсын иде.  Әтиләр көне гаиләдә, балалар каршында ата кешенең роле, абруе турында уйланырга мәҗбүр итәр, дип уйлыйм.

Зөлфия Юсупова, район халкын социаль яклау бүлеге җитәкчесе:

–Янәшәбездә гаилә тормышын җигелеп тартучы, балаларына төрле яктан үрнәк яисә хатыны вафатыннан соң балаларын ялгызы тәрбияләүче күпме әтиләр яши. Шәхсән эш барышында  шундый әтиләр белән еш аралашабыз. Менә шундый әтиләрне үрнәк итеп күрсәтер өчен бу дата тагын бер мөмкинлек булып торачак.

Бу көнне ниләр эшләргә тәкъдим ителә соң? Әтиләрне котларга! Аны да видеога төшереп #әтиләр көне хэштегы белән интернеттагы үз сәхифәңә куярга тәкъдим ителә. Бер сүз белән әйткәндә, Әтиләр көне белән, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X