Волейбол буенча район чемпионаты тәмамланды
Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында аерым игълан ителгән иде.
Оешма һәм учреждение арасында игълан ителгән волейбол буенча район чемпионаты тәмамланды.
Хатын-кызлар командалары арасында финал уеннары" Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексында узды, ә ир-атлар командалары «Алтын» универсаль спорт залында көч сынашты.
"Чемпион«да район хакимияте һәм мәгариф бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтериясе хатын-кызлар командалары — 3 һәм 4 урыннар, ә аннары район мәдәният бүлеге һәм үзәк хасатаханә хатын-кызлар командалары 1 һәм 2 урыннар өчен көч сынашты.
Уен нәтиҗәләре буенча район мәдәният бүлегенең хатын-кызлар җыелма командасы — 1урынны яулады, 2 урынны район үзәк хастаханәсе командасы һәм 3 урынны мәгариф бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтерия командасы яулады.
«Алтын» универсаль спорт залында 3 һәм 4 урыннар өчен район хакимияте һәм район мәдәният һәм социаль яклау бүлегенең ир-атлар җыелма командалары уйнадылар, ә 1 һәм 2 урыннар өчен спорт мәктәбенең һәм мәгариф бүлегенең ир-атлар җыелма командалары көч сынашты.
Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны — район спорт мәктәбенең ир-атлар командасы, 2 урынны — мәгариф бүлеге командасы, 3 урынны район администрациясе командасы яулады.
Финал уеннары тәмамланганнан соң җиңүчеләргә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вильдано чемпион Кубокларын тапшырды. Командаларны бүләкләү Физкультурачы көненең тантаналы өлеше вакытында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев