Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ветераннар сөйли

Антонина Афанасьева, 1984-2007 елларда газета редакторының дубляж буенча урынбасары:

–Район 1967 елда яңадан оештырылгач, “Яңа юл” газетасы чыга башлаган беренче көннәрдә үк, редакциягә эшкә килдем. Иске бинаны җыештырып, чистартып, типографиягә эшчеләр тупладык.

Газета чыгу белән берүк вакытта редакция базасында районның үз радиоузелы да эшли башлады. “Чүпрәле сөйли” дигән чакырулар белән, иртәнге сәгать биштә башлый иде радио эфирга чыгуны. Һәм хәбәрләрне дә алдан яздырып куеп түгел, турыдан-туры эфирда укый идек. Яңалыкларның күпчелеген, билгеле инде, авыл хуҗалыгындагы эшләр турындагылары тәшкил итә. Турыдан-туры эфирга ул еллардагы район җитәкчеләре –Гали Әхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Равиль Низаметдинов килә иделәр. Аларның чыгышы күбрәк тәнкыйтькә корылган була.

Район радиосы чыгышы 30 минутлап бара. Иртәнге нинди тапшыруларны өзеп, районны тоташтырганнардыр – анысын әйтә алмыйм. Үзебезнең башта татарчалатып, аннары чуваш телендә тапшырулар алып баруларыбыз бик нык исемдә калган. Татар телендә радиотапшыруларны төрле елларда Әмир Айнуллов, Равиль Баһаветдинов, Гөлсинә Азизова алып барды.

Реклама

Чыбыклар аша тапшырыла торган радиоэлемтәсе беткәч, редакциядәге әлеге бүлек тә үз эшчәнлеген туктатты. Без үз хезмәтебезне дәвам иттек. Төп эшебез – газета чыгару, радиотапшырулар алып бару шуңа өстәмә генә иде бит. Гомер редакциядә үтте, дисәм дә була – 2007 елга кадәр, 40 ел шунда эшләдем.

Сорау: Редакциянең радиотапшырулар бүлеген озак еллар кем җитәкләде?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X