Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Урып-җыю чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү сорала

Район басуларында яңа уңышны җыеп алу тулы куәткә бара. Янгын каршы тору таләпләрен үтәмәү аркасында кыйммәтле авыл хуҗалыгы техникасын югалту куркынычы туа. Мондый аяныч очракларны булдырмас өчен нилщр эшләргә кирәклеге турында сорашып, без Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Александр Мердеевка мөрәҗәгать иттек.

- Ашлык һәм тупас азык җыю, саклау һәм эшкәртү, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм ашлык җыю техникасын саклау һәм яңа уңышның сакланышы белән бәйле объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында да авыл хуҗалыгы объектлары җитәкчеләренә үзләренә тапшырылган объектларның янгынга каршы торышына җаваплы карарга кирәклеген искәртәсем килә,- ди белгеч.

Александр Мердеев искәртүенчә, кырдагы уңышны урып-җыюга керешкәнче автомобиль юлларына, урман полосаларына якын урнашкан басуларның кырыйлары чабылган һәм 4 метрдан да ким булмаган полоса белән сөрелгән булырга;  25 гектардан артык мәйдандагы басуларда комбайннар эшләгән вакытта, янгын чыккан очракта, ут таралмасын өчен җирне сукалау өчен сабан белән трактор даими әзерлектә булырга;  камылны яндыру һәм кырларда учаклар кабызу; трактор һәм автомобиль двигательләре радиаторларында паяль лампалары белән тузан яндыру тыела; яңа уңышны саклау һәм эшкәртү урыннарында электр җиһазларының электр яктырту челтәрен планлы ремонтлау; ашлык складларының һәм ашлык яргычларының барлык биналарын янгын щитлары белән җиһазларга һәм аларны беренчел янгын сүндерү чаралары белән комплектларга; яңа уңышны җыеп алуда катнашкан барлык техниканы янгын сүндергечләр, беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә (2 ОП-5 яки ОУ-5 янгын сүндерү җайланмасы, көрәк, чиләк, комлы тартма); уңышны җыюда катнашучы хезмәткәрләр белән янгынга каршы инструктажлар үткәрергә кирәк.

Реклама

Печән, салам эскертләрен өйгәндә аеруча сак булу таләп ителә. Эскертләр бер-берсенә якын итеп өелмәскә, ара калдырып куелырга  тиеш.

- Механизаторларга, хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләргә мөрәҗәгать итеп, яңа уңышның һәм сезгә ышанып тапшырылган объектларның һәм техниканың сакланышы бары тик сездән генә торуын искәртәсем килә,-ди Александр Мердеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X