Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Урак алдынгыларына дан һәм хөрмәт

Беренче графа – хуҗалыклар; икенче – комбайнчылар; өченче – комбайн группасы; дүртенче – суктырылган ашлык тонналарда.

“Цильна” Р. Шәйдуллов 3 2118
“Цильна” И. Җәмдиханов 3 2008
КФХ “Мәхмутов И.” Д. Әхмәтов 3 1945
“Цильна” И. Миначев 2 2034
КФХ “Бикчуров Р.” Г. Шәрәфетдинов 2 1110
КФХ “Бикчуров Р.” Н. Титов 2 1064
КФХ “Низамов А.” А. Низамов 1 1384
КФХ “Низамов А.” Ф. Шәйхаттаров 1 1227
“Эталон – Агро” Р. Басыйров 1 647
Явым – төшемнәргә кадәр коры көннәрдә комбайнчылар тәүлекнең һәр сәгатеннән максималь файдаланып эшләделәр һәм 18 мең гектардан артык мәйдандагы бөртекле культураларны суктырдылар. Бу барлык мәйданның 48 процентын тәшкил итә (республика буенча 44 %). Ындыр табакларына һәм кабул итү пунктларына 66,2 мең тонна ашлык бушатылды. Һәр гектардан уртача 37 центнер уңыш алына (республика буенча 39,5 центнер). Басуларның уңдырышлылыгы буенча җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенә тиңнәр юк. Биредә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 60,8 центнер уңыш алынды. Ындыр табагына кайткан тулаем ашлык җыемы 95515 центнерга җитте. “Бикчуров Р.А.” крестьян фермер хуҗалыгында ул күрсәткеч 49 центнер, “Мәхмутов И.Ф.” хуҗалыгында – 44,9, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Чокалы, Матак һәм Түбән Каракитә филиалларында 47,0 – 43,0 центнер ашлык суктырылды. Район буенча көзге бодайдан уртача - 42,6, арыштан – 35,0, арпадан – 35,2 солыдан - 29,5, сабан бодаеннан - 37,0, борчактан – 24,6 һәм викадан – 35,0 центнер бөртек чыкты. Иң күп уңыш бирүчән көзге бодай культурасының һәр гектарыннан “Цильна” җәмгыятендә 66,6 центнер ашлык суктырдылар. Әлеге хуҗалыкта моны кырчылык тармагындагы югары технологияне куллану нәтиҗәсе дип аңлаттылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев