«Ура, Авылга!» проектының йомгаклау чарасында чүпрәлеләр катнашты
Көн вакыйгасы

«Ура, Авылга!» проектының йомгаклау чарасында чүпрәлеләр катнашты

Быел «Ура, Авылга!» проекты республиканың 17 районындагы 50дән артык авылында оештырылган, анда 3 меңнән артык бала катнашкан.

Бу – туган телләрне һәм милли традицияләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә корылган бушлай, көндезге лагерьлар. Сменаларда балалар һәм яшүсмерләр татар, удмурт, чуваш һәм мари мәдәниятләре белән таныша ала, мастер-классларда, экскурсияләрдә катнашалар.

Очрашу Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашында узды.

Очрашуда «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары һәм остазлар проектны гамәлгә ашыру барышында алган тәэсирләре белән уртаклашты. Алар әйтүенчә, «Ура, авылга!» балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын да берләштергән. Һәр торак пунктта программа биш көн дәвам иткән. Бу хакта үзенең чыгышында Чүпрәле районындагы “Беренчеләр хәрәкәте”нең җирле бүлеге җитәкчесе Ранилә Алиуллова да чыгышы тыңланды. Исегезгә төшерәбез, быел проект өч авылда: Иске Чокалы, Иске Кәкерле һәм Уби авылында үтте.

Ранилә Алиуллова сүзләренә караганда, проектның уңышы аны авыл халкы белән бергә оештыруда. «Без авыл кешеләрен һәм балаларны җәлеп итәбез, лагерьны һәр авылда аерым программа ясап үткәрәбез, - ди ул.

Очрашу азагында “Ура, Авылга!" проектын оештыручыларга бүләкләр тапшырылды. Әлеге бүләккә чүпрәлеләр дә лаек булды.


Нет комментариев