Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Умарта – экология барометры, яки Чүпрәле умартачылары ник чаң суга?

“Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Городище филиалы кырында үткән семинар – киңәшмә шуңа багышланды.


Күршемдә дә умартачылар бар. Алардан да табигатьтәге үзгәрешләр турында ачынып, борчылып сөйләүләрен ишеткәлим. Авыл читендәге басуларны күпләп агулау умарталарга зур зыян китерә икән. Хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләренә дә тәнкыйть сүзләрен әйтү урынсыз сымаграк. Чөнки, үсемлектә химик матдәләр кулланмый мөмкин түгел. Һәркем яхшы уңыш өчен көрәшә.
“Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Городище филиалы кырында үткән семинар – киңәшмә шуңа багышланды. Басулардагы корткыч бөҗәкләргә каршы көчле пестицидлар, бигрәк тә беренче класс куркынычлысын инструкцияне бозып куллану, бал кортларының агулануына һәм хәтта күпләп үлүенә дә китерергә мөмкин. Берничә ел элек ветераннарның район советын җитәкләгән вакытта Роберт Закиров бу мәсьәләне хәл итү өчен район җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыккан иде инде. Республиканың агро министрлыгы да моңа нык игътибар итә. Проблеманы уңай якка үзгәртүне максат итеп министрлыктан муниципалитеттагы агроидарәләр җитәкчеләренә махсус хат та килде. Чүпрәле районында бүген умартачылык белән профессиональ дәрәҗәдә 303 кеше шөгыльләнә, аларда 2438 умарта күче бар. Семинарга Иске Шәйморза һәм Дуван авылларыннан килгән умартачылар Ринат Шәрәфетдинов белән Марат Исхаков сүзләренчә, бал кортлары агуланган очракта умартачылар зур югалту кичерә. Агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов хуҗалыкларның кырчылык белгечләренә мөрәҗәгать итеп, умарта гаиләләрен саклап калу өчен бөтен кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген әйтте. Моңа юл куймас өчен аграрийларга 2-3 көн эчендә умартачыларга пестицидлар куллануның кайда һәм кайчан планлаштырылуы турында хәбәр итәргә кирәк. Мәгълүматлар җиткерүне авыл җирлекләре, ветеринария хезмәте вәкилләре аша башкарырга мөмкин.Челтәрле телефон ватсапында умартачыларның махсус төркемен булдыру кирәклеге дә әйтелде семинарда. Агроидарә начальнигы һәм белгечләр пестицидлар белән эшләү кичке сәгатьләрдә яки болытлы, салкынча һава торышы вакытында, бал кортлары очмаганда башкарылырга тиешлеген кабат – кабат искәрттеләр. Җилнең исү тизлеге секундына өч метрдан артса пестицидлар белән эшләү бөтенләй тыела икән. Эшкәртелгән участок чигендә куркынычсызлык билгеләрен куярга онытмаска, шулай ук элмә тактага “Пестицидлар белән эшкәртелгән” дип язып куерга һәм анда әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы тәмамлану вакытын күрсәтергә кирәклеген дә әйттеләр семинарда. Умартачылар пестицидлар куллану урыннарыннан бал кортларын 6-7 км ераклыкка 3-4 атнага күчерсә, аларны саклап калачаклар. Кортларны вакытлыча умарта ояларына ябып куялар. Бал кортлары кайткач, умарта авызларын ябалар. Умартачы кортларның пестицидлар белән агулануының ачык билгеләрен күрсә, тиз арада авыл җирлеге башлыгына язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм ветеринария хезмәте вәкилен, белгечне чакыртырга тиеш. Пробалар ветеринария белгече контролендә алына, пробаларны сайлап алу акты төзелә һәм тикшерүгә җибәрелә. Барлык документларны, шул исәптән лаборатор анализларны алганда, чыгымнарны кире кайтару турында хуҗалык җитәкчесенә яки судка ирекле рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. “Агулау табигатьтәге тереклеккә зур зыян сала. Юкка гына умартаны экология барометры, дип атамыйлар. Кешеләрдә онкология чирләренең килеп чыгуы да шуннан түгелме соң?”, - дип сорау куйды Иске Шәйморза умартачысы Илдар Шәрәфетдинов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев