Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Уңган чүпрәлеләр тәрәзә төбендә дә кыяр үстерә

Иске Кәкерле авылында яшәүче Дилүзә апа Миначеваларга  кунакка килгәч: “Тәрәз төбем минем берничә, Тәрәз саен яран гөл үсә”, дигән җыр искә төште.

Тик Дилүзә апаның  тәрәз төпләрендә яран гөл урынына кыяр, помидор үсә. Помидорлары бакчага чыгарыр өчен үсенте буларак утыртылса, ә менә кыярлары-бүген өзеп алып ашарлык!

– Берничә ел элек, кызык өчен генә тәрәзә төбендә кыяр үстереп карарга булдым. Орлыкларны кыш көне утыртам  һәм  азрак үскәч, үсентеләрне һәрберсен аерым гөл чүлмәкләренә күчерәм. Атнага ике тапкыр «душ кертеп» торам үзләрен, яфракларына су сиптерәм. Яхшырак үссеннәр өчен әллә ни эшләмәдем дә инде: төпләрен йомшартам, шул гына,-ди Дилүзә ханым.

Язгы кояш карагач, кыярлар үрмәләп тәрәз төбен тутырып үсеп тә киткәннәр.  Тәрәзә төбендәге бакчада үскән кыярларны  өзеп ашарга өлгергәннәр. Ни дисәң дә, үзеңнеке тәмлерәк, шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев