Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Уби авыл җирлегендә яшәүче хатын-кыз һәм ир-егетләр маскировка челтәләре үрәләр

Изге йөрәктән, чын күңелдән Маскировка челтәрләре—хәрбиләрнең гомерен саклаучы эшләнмә

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү максатыннан районда алып барыла торган эшчәнлекнең бер генә минутка да тукталганы да юк.

Уби авыл җирлегендә яшәүче хатын-кыз һәм ир-егетләр дә, мәсәлән, илебез иминлеге өчен изге көрәштәге егетләр өчен маскировка челтәләре үрәләр. 

—Безнең авыл халкы бик актив. Мәдәният йортында узучы чараларга да бик теләп йөриләр. Бер ай элек җыелыш уздырган идек. Барыбызның да махсус хәрби операциягә ярдәм итәргә кирәк дигән теләге дә, фикере дә туры килде. Авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин да моны хуплады. Шул рәвешле, һәркемнең хәер-фатихасы белән, эшебез дә башланды,-ди бу эшнең инициаторларының берсе Ирина Ярзуткина.

Авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин:

—Ватсапп төркеме булдырдык. Анда маскировка челтәре үрүчеләр генә түгел, авыл халкы, теләүчеләр, шәһәрдә яшәүче авылдашларыбыз, иганәчеләр, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез бар. Барыбыз да бердәм булып, шунда аралашып торабыз. Кем акчалата ярдәм күрсәтә, кем маскировка челтәрләре үрергә килә. Хезмәт итүче егетләребез үзләре дә акча күчерәләр, маскировка челтәрләре кирәклеген әйтәләр.

Бүгенге көндә махсус хәрби операция белән 20 дән артык Уби егетенең язмышы бәйләнгән. Алар арасында өлешчә мобилизация кысаларында китүчеләре дә бар, контракт нигезендә хезмәт итүчеләр дә шактый.

Маскировка челтәрләре үрер өчен кирәк- яракларны интернет аша кайтартабыз. Маскировка челтәре үрү җиңел эш түгел. Ул тиз генә килеп тә чыкмый. Кайвакыт сүтеп җыярга да туры килә. Аны үрү серләренә исә Чуваш Чүпрәлесендәге волонтерлар төшендергәннәр.

—Маскировка үрүгә каркасны авылның ир-атлары ясап бирде. Нигездә, өлкәннәр үрә челтәрләрне. Иң олы волонтерыбыз Нина Музыкантовага 76 яшь, Зинаида Матвеевага 71 яшь. Көн саен челтәр үрергә 10лап өлкәнебез килә. Мәктәптә дәресләр беткәннән соң укучылар да кушыла, приют балалары килә. Аларны да өйрәтәбез,-ди Ирина Ярзуткина. 
Маскировка челтәре үрүче өлкәннәр арасында ирле-хатынлы Люся һәм Николай Адъютантовлар да бар.

Николай дәдәй гомер буе механизатор булып эшләгән, бүген менә әлеге һөнәрне дә үзләштергән.

—Без бит лаеклы ялда. Көн буе өйдә торганчы, монда килеп кеше белән аралашасың, вакыт та файдалы уза. Егетләребезгә дә ярдәмебез тисен,-диләр өлкәннәр.

Биредә һәркемнең үз эше. Кемдер исәп-хисап эше алып бара, кемдер ленталарны кисә, кемдер үрә, кемдер җыештырып тора.

Бер ай элек кенә башлаган булсалар да, бүгенге көндә убилылар 28дән артык маскировка челтәре үреп, махсус хәрби операция зонасына озатканнар. "Җылы йорт приюты"нда да балалар белән бергә тәрбиячеләр окоп шәмнәре ясый икән. Һәм боларның барысы да чын күңелдән, изге йөрәктән эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев