Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Тыл хезмәтчәне олы юбилеен билгеләде

Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов килделәр.

Әминә Мөхәррәм кызы Иске Ишле авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була, сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллар авырлыклары аның өлешенә дә төшә. Кайда гына эшләргә туры килми аңа сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда. Әминә апага окоп та казырга туры килә. Ул чакта авыл хатын-кызларын исемлек буенча окоп казырга җибәргәннәр. Әминә апаның әнисе Хәдичә апа авырый, шуңа күрә әнисе урынына Әминә апага барырга туры килә. Гаиләдән Әминә апа абыйсы Адельҗан һәм сеңелесе Назирә апа белән бергәләп китәләр окоп казу эшләренә. Әминә апа үзе искә төшергәнчә, аларны көз көне окоп казырга җибәргәннәр. Кыш буе аларга шунда эшләргә һәм окоп казырга туры килгән. Кышын алар Кошки авылыннан 5 километр җәяүләп үз эш урыннарына барырга һәм кичен шулай ук кире әлеге авылга кайтып китәргә туры килә. Әлбәттә, яшүсмер кыз өчен бу бик авыр эш була. Окоп казу эшләреннән кайткач исә колхозда төрле эшләр башкара. Әминә апа бик тырыш, хезмәт сөючән, барысына да өлгерә, һәр кушкан эшне намус белән башкара торган була.

Үз гомерендә аңа шатлыгын да, кайгысын да күрергә туры килә. Сугыштан соң авылдашы Хәсәнҗан абыйга кияүгә чыга. Хәсәнҗан абый - Бөек Ватан сугышы ветераны, 2нче төркем инвалид. Тормыш иптәше белән алар 10 бала дөньяга китерәләр, кызганычка каршы, ике балалары кечкенә вакытта ук вафат була. Хәсәнҗан абый белән Әминә апа гомере буе туган авылларында, “Алга” колхозында хезмәт куялар. Хәсәнҗан абый 2001 елда вафат була, алар бергә 54 ел яшиләр. Әминә апаның намуслы хезмәте төрле елларда бирелгән Грамоталар, рәхмәт хатлары белән бәяләнә, хезмәт ветераны исеменә лаек була, “Ана даны” медале белән бүләкләнә.

Еллар узса да, Әминә апа күңел күтәренкелеген югалтмый, авыл вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яши. Аның әле хәтере дә яхшы, ул үткән еллар турында күп нәрсәне хәтерли. Бүгенге көндә Әминә апа балалары, оныклары Һәм оныкчыкларының шатлыкларына куанып яши. Аның 17 оныгы һәм 17 оныкчыгы бар. Ул төп йортта улы Ринат һәм килене Резедә тәрбиясендә гомер кичерә.

- Мин балаларымнан бик канәгать. Киленем Резедә белән без инде 31 ел бер-беребезне аңлап яшибез, ул миңа кызым кебек якын. Алар мине бик тәрбиялиләр, төрле шәһәрләрдә яшәүче башка балаларым да бик карыйлар, еш кайталар, һәр эштә ярдәмләшеп торалар,-ди Әминә апа. Оныклары, оныкчыклары турында да горурланып сөйли ул. Төп нигездә дүрт оныкчыгын да “үз янымда үстеләр инде” дип аерым бер җылы хисләр белән искә ала.

Әминә апаның сеңелесе Нәзирә апаны да алып килеп тәрбиялиләр биредә. Нәзирә апа моңа кадәр өйдә ялгызы, шул ук авылда яшәгән. Элек елларда да Әминә апаның балалары да Нәзирә апага йөреп, аны караганнан, ярдәм иткәннәр, әмма соңгы елда ул бөтенләй йөремәскә әйләнгән, урын өстенә калган, шуңа да аны өйләренә алып кайтканнар. Нәзирә апа да Әминә апага һәм аның балаларына бик рәхмәтле.

Юбиляр бәйрәм мизгелләрен уртаклашырга килгән барлык кунакларга да бик шат иде.

- Икенче елга менә шушы бүләк самовар-чәйнек белән чәйләр эчереп җибәрәм әле мин сезгә,- дип, олылап килгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен әйтеп озатты кунакларны Әминә апа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев