Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Туксан еллыкка – 90 газет!

«Подписка бүләк ит!» акциясенә кушылып район җитәкчелеге, оешма-ширкәтләр лидерлары аз керемлеләрне газетка яздыра. Барис Аппау улы Гафуров исә, “Туган як”ның 90 еллыгы уңаеннан, үз авылындагы 90 йортны газетага яздырды

«Подписка бүләк ит!» акциясенә кушылып район җитәкчелеге, оешма-ширкәтләр лидерлары аз керемлеләрне газетка яздыра. Барис Аппау улы Гафуров исә, “Туган як”ның 90 еллыгы уңаеннан, үз авылындагы 90 йортны газетага яздырды

Иске, Яңа Чүпрәле, Шланга, Уби, Мунчәли авылларында яшәүче кайбер гаиләләр дә 2021 елның икенче яртыеллыгында район гәзитен укыячаклар. Аларга бу шатлыкны район башлыгы Марат Гафаров, урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, урынбасары Ильмир Измайлов бүләк итте.

Хәзер барыбыз да мобиль телефоннар куллана, аны ачып төрле яңалыклар белән таныша беләбез. Әмма, шәхсән мин үзем яңалыкларны, тормыш барышын газеттан укып белергә яратам. Алай иткәндә ничектер ышанычлы да, истә дә кала, ди Барис Гафуров. – без өйгә дә бер өем газета алдырабыз, идарәгә дә республика газеталарын яздырабыз. Ә иң укыла торганы алар арасында, әлбәттә, район газеты, - ди ул.

Шулай булмый мөмкин дә түгел кебек. Чөнки район газеты үз кешеләребез турында яза, мондагы тормыш сулышын халыкка җиткерә. Әмма, газетка язылу чорының да инде санаулы гына көннәре калып бара. Бу вакытта матбугатка язылмый калганнар көзге озын кичләрне ничек уздырыр -  кулга тотып укырга, борчу-шатлыкларны уртаклашырга якын дус-газет булмаса?! Ә “Туган як”, “Таван ен”гә 2327 урынына нибары 1500 кеше генә язылган әле.  Кайда соң сез, кайларда йөрисез, безнең якын дусларыбыз?!

Түбәндә почта бүлекләре буенча сводка тәкъдим итәбез. Аны карап, кайда күпме район газетына  язылганнар һәм тагын күпме языласы калганны белә аласыз. Әйдәгез, кул кушырып утырмагыз, безгә дә ярдәм итәрсез – газетлы да булырсыз, мөрәҗәгать итегез хат ташучыларга!

Почта бүлекләре беренче яртыеллыкка язылганнар саны хәзергесе вакытта язылучылар саны йортлар саны

Алешкин-Саплык  92 134

Зур Аксу 111 143

Зур Чынлы 24 58

Борындык 2 3

Городище 75 100

Кече Чынлы 117 134

Матак 81 104

Түбән Чәке 59 87

Каракитә 41 84

Яңа Элмәле 53 128

Яңа Ишле 40 63

Иске Чүпрәле 267 491

Иске Шәйморза 58 90

Иске Кәкерле 70 137

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев