Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Туганнарының гомерен ачлык кискән

Яңа Чәке авылында яшәгән Мөкәррәмә Абдулхак кызы һәм Усман Зиннәтулла улы гаиләсендә иң өлкән бала булып туган Әнвәргә хезмәттә чыныгып үсәргә туры килә.

 Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки әтисе Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына, яралана. Госпитальдән соң да кабат яу кырына китә... һәм хәбәрсез югала. Әниләре карамагында алар өчәү – өч туган кала. Әмма энесе Әмиргә, сеңелесе Рәйнәгә сугыш тәмамланганны күрүләр насыйп булмый. Ачлыктан хәлсезләнеп, алар үләләр.

– Әни бәхетенәме, әллә үзем шундый булгангамы, мин ничектер исән калдым шул. Безнең  ул елларда күргәннәр...-дип сөйләвен дәвам итә алмыйча, күз яшьләренә буылып тын кала Әнвәр абый.

Әтисенең сугыштан кайта алмавы, ашарга, кияргә кием булмау яшүсмернең хыялларын җимерә, укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми – ул район кулланучылар җәмгыятенә йөкче булып эшкә урнаша. Шулай да, бик тырышкач, шофер таныклыгына ия була әле ул. Шуннан соң шофер буларак, “ЗИС-5” машинасы белән райпога товар ташый башлый. Ул елларның юлларын сөйләмә - җәен бата-чума, кышын колхоз биргән чаналы “ДТ” тракторы чанасында товар алып кайталар. Райпо карамагында –32 берәмлек техника. Запас частьләр кирәк булса да нигәдер Әнвәр абыйга мөрәҗәгать итәләр шоферлар. Запас частьләр дә юнәтә, кирәк булса техниканы төзекләндерергә дә ярдәм итә. Шуңадыр да инде аны механик итеп тә билгеләп куялар. Товарны 17 ел дәвамында ташыган булса, әлеге вазифасын да, тел-теш тидермәслек итеп, дүрт еллап башкара Рәхмәтуллов.

Авылларда кибетләр төзелә башлагач аңа тагын да җаваплырак вазифаны – җитәкченең төзелеш буенча  урынбасары булуны тәкъдим итәләр. Район үзәгендәге Гастроном, Универмаг, гомумән, 70ләп кибет, икмәк пешерү заводы, автогараж, ремонт цехлары, хезмәткәрләр өчен 55 фатир Әнвәр абый эшләгән елларда сафка баса.

Өлгер, булдыклы егет тормыш корырга да соңга калмый. Хатыны Хания ханым гомере буе медицина өлкәсендә хезмәт куя. Бүгенге көндә инде балаларының  барысы да гаиләле, үзләре дә балалар үстерә. Әйтергә кирәк, аларның барысы да туган авылларында, Ирекләре хатыны Гөлшат белән, үз яннарында төпләнеп калганнар.

Әнвәр абыйның фидакарь, намуслы хезмәте төрле елларда республика, район кулланучылар җәмгыятеннән, район җитәкчелегеннән бирелгән Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Ул – “Кулланучылар кооперациясенең атказанган хезмәткәре”, “Совет кулланучылар кооперациясе отличнигы”, хезмәт ветераны.

Ир-егетне язмыш сынаудан туктамый – юл-транспорт фаҗигасендә аягы сына Әнвәр аганың, хастаханәләрдә озак вакытлар дәвалана. Аннан соң да әле  берничә тапкыр операция ясата. 85 яше тулганда исә рәхәтләнеп үзенең “Ока”сында җилдерә ветеран – мәчеткә намазга, үзенә кирәк булган урыннарга барып кайта.

– Авырлыкларны балачакта, яшьлектә күп күрсәк тә гомеребезнең көзенә бик матур килеп кердек, - ди Әнвәр ага. – Балалар хөрмәт итә, райондашлар белән дус яшибез. Илләр тыныч, ашарга бар, -ди.

Әнвәр абыйны юбилее белән котлаучылар да күп булган. Ветераннар советы рәисе Роза Насибуллина һәм башкалар да килгәннәр, балалар төп нигезгә җыйналган.

– Без өлкәннәргә менә шундый җылы мөгамәләдән, саулыклы гомердән башкасы кирәк тә түгел кебек инде. Шулар һәркемгә насыйп булсын! – ди Әнвәр Рәхмәтуллов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев