Туган җирнең үз улы, олпат шәхесе
Чүпрәле — авыл хуҗалыгы районы.
Аның тотрыклы үсешен тәэмин итүдә «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуров зур көч куя
Туган җиребезнең чын патриоты, аңа җаны-тәне белән бирелгән, бөтен белемен, сәләтен, оештыру осталыгын Чүпрәле җирен ил күләмендә танытуга юнәлдергән, бүгенге көндә дә алдынгы күрсәткечләре белән дан тотучы җитәкчеләрнең берсе ул.
Шушы яктан, шушы туфрактан без...
Барис Аппау улы Гафуров Иске Ишле авылында гап-гади, тугыз балалы, крестьян гаиләсендә туып-үсә. Сугышның барлык михнәтләрен үз иңнәрендә кичергән гаилә ул. Әтисе Аппау да сугышның беренче көннәреннән үк ут эченә кергән. Туган авылына сугыш тәмамлангач, 1946 елда гына кайткан. Ә нәкъ сигез елдан соң, Бөек Җиңү иртәсендә аның җиденче баласы — Барисы дөнҗяга килә.
—Әти дә, әни дә бик булдыклы, тырыш кешеләр иде. Бабайлар да үз хуҗалыкларында күпләп мал-туар тотканнар, әмма ул чорның үз кануннары булган, нәтиҗәдә, бернәрсәсез калганнар. Әнигә дә, әтигә дә белем алырга мөмкинлек булмаган. Мин 6нчы сыйныфта укыган вакытта әти дә үлеп китте. Шуңа да карамастан, әни үзендә безне аякка бастырырлык көч тапты, тиешле белем, тәрбия бирде. Үземне белә башлаганнан бирле эшләп үскәнемне беләм. Бала чакта урамда уйнарга, буй җиткәч клубта йөрергә вакыт юк иде безнең. Әни укуыбызга карата бик таләпчән булды. «Тырышып укыгыз, кеше булырсыз!» —дия иде. Алдынгы карашлы иде, мәрхүмә, урыннары җәннәттә булсын!
Барис Аппау улы башлангыч белемне туган авылында ала, аннан Яңа Ишле мәктәбенә, Иске Кәкерле урта мәктәбенә йөреп укый. "Ул елларда 9, 10ны уку мәҗбүри түгел иде. 7 км. юлны йөреп уку җиңел бирелмәде, сүз дә юк. Шуңа да 30дан артык укучыдан, 10нчы сыйныфка нибары дүртәү килдек«,-дип сөйли Барис Аппау улы яшьлеген искә алып.
Яңа юллар, яңа үрләр
1971 ел. Егетнең инде күңелендә нинди һөнәр иясе булачагы ныклап формалашкан чор. Ул инде киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә карар кылган. Абыйсы Җәүдәт тә авыл хуҗалыгы институтында агрономлыкка укый. Сөйләшеп утырганда Җәүдәт: «Бер гаиләдә ике агроном була алмый инде», дип әйтеп куя. Аҗыйсының сүзе җитә кала — Барис документларын Казан дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетына илтеп тапшыра. Студент елларын да бушка үткәрми егет — тырышып укый, буш вакытларында авылдагыларга булышу өчен эшли дә. Төп нигездә салынган яңа өй дә шушы студентларның хезмәт җимеше була.
Уку йортын тәмамлаган яшь белгеч Иске Кәкерле урта мәктәбенә укытырга килә. Ә ике айдан аны директор урынбасары итеп билгелиләр, күп тә үтми Барис Гафуров — Шланга сигезьеллык мәктәбе директоры. Райком, киносеть — Барис Аппаувич узган хезмәт чыныгулары... Кайда гына эшләмәсен Барис Аппау улы үз сүзендә нык торуы, эш-гамәлләре белән хөрмәт, дәрәҗә казана.
1989 ел — Барис Аппаувичның яшҗлек хыяллары тормышка ашкан ел. Аңа эре бер колхозны җитәкләүне тәкъдим итәләр. «Россия», я булмаса «Цильна»!" дигәннәрендә ул ике дә уйламыйча "Цильна«ны сайлый.
Биредә дүрт ел партия оешмасы секретаре буларак эшләгәндә хуҗалыкны, Кече Чынлы авылы халкын яратып өлгергән була ул.
Яшь рәис колхозны җитәкли башлавының беренче көннәреннән үк авыл халкы белән ике арада «күпер» төзи. Авылны үстерүгә керткән беренче өлеше дә нәкъ менә Чынлы елгасы аша салынган күпер була. Бу авыл халкында аңа карата ышаныч, рәхмәт хисләре тудыра, кабинетыннан аксакаллар, гади кешеләр эзе өзелми башлый. Ул колхоздагы барлык эшчәнлекне фәнгә таянып, оештыра, үз тирәсенә команданы да уртак фикердәшләрдән, булсынга дип тырышлык куючылардан туплый.
Элек-электән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җирле халыкны эшле, ашлы гына итмәгән, ә ут, су, газ кертүдә, социаль объектлар төзүдә зур ярдәм күрсәткән. Әлеге традиция Кече Чынлы авылында сакланган һәм дәвам итә.
Барис Аппау улы җитәкчелекне үз кулына алгач, авылны саклап калу, яшьләрне эшле, олыларның картлыгын бәхетле итүне үз максат итеп куя. Биредә нәкъ Тукайдагыча, авылның төзеклеген, матурлыгын санар өчен аяк-кул бармаклары гына җитмәс. Авылны ике мәчетле, заманча мәктәпле, районда беренчеләрдән булып газлы, сулы иткән җитәкчеләрдән ул. Җирлектә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен әле дә булса, бик күп эшләр башкара: юллар төзелт, зиратлар, паркларны төзекләндерүдә башлап йөри. Үткән ел, маәсәлән, авыл мәдәният йорты төзекләндерелде, инде чишмәләргә чират җиткән.
—Төрлесе булды — үзгәртеп корулар, реформалар чоры... инвесторлар килгән еллар... Тик ни генә күрсәк тә, һәрвакытта да хуҗалыкның тотрыклы үсешенә, аның мөстәкыйль итеп яшәтүгә омтылдык һәм шуңа ирештек тә, -ди Россиянең, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Башында шундый җитәкче торганда, командасы да бер йодрыкка тупланып эшләгәндә хуҗалыкның күрсәткечләре көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Тупланган тәҗрибәне башка өлкәләрдән килеп өйрәнәләр, хуҗалыкта төрле семинарлар да ай саен үткәрелә.Яңа технологияләрне дә шикләнмичә, эш алымына кыю кертәләр. Бүген "Цильна"ның иң заманча терлекчелек комплексларына ия булуы, иң югары техник казанышлар белән җиһазландырылуы, нәтиҗәдә хезмәткәрләрнең эш шартлары да күпкә яхшыруы, хезмәт хаклары югары булуы беркемгә дә сер түгел.
Югары күрсәткечләр белән эшчәнлек алып барган хуҗалык киң төзелешләр мәйданы булып та тора, яшь гаиләләр авылда төпләнеп кала башлый, бу исә авылның киләчәген ышанычлы итә.
Хезмәт нәтиҗәсе
Кече Чынлы авылының йөзе көннән-көн матурлана баруы да хуҗалык идарәсенең, аның изге йөрәкле, хәстәрлекле, заманча уйлый-фикерли һәм эшли белүче җитәкче Барис Аппау улы Гафуровның шәхси тырышлыгы, булдыклылыгы нәтиҗәсе.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 3000нән артык баш мал-туар исәпләнә, савым сыерлары, яшь бозаулар асрала, аларга дип, заманча биналар төзелә, техника сатып алына.
—Үткән ел 50 млн сумга якын салым гына түләдек. Күрсәткечләр әйбәт булганга хезмәт хакы да яхшы, уртача 50-60 мең сумны тәшкил итә. Хәзерге вакытта шушы тотрыклылыкны саклау мөһим. Хуҗалыкта бөтен эш нәтиҗәгә нигезләнә. Хезмәтчәннәребез саны—160, сезон вакытында 200дән артып китә,-ди җитәкче.
"Цильна«да игенчелек буенча да нәтиҗәле хезмәт куела. 5 меңнән артык гектарларда чәчүлек җирләре бар аларның. Анда бодаен, арпасын, шикәр чөгендерен, карабодаен үстерәләр — «Цильна» орлык җитештерүче хуҗалык күп төрле галимнәр, институтлар белән элемтәдә тора.
—Хуҗалыкның төрле юнәлештә эш алып баруы авырлыклардан чыгарга мөмкинлек бирә. Тормыш борчу-мәшәкатьсез генә бармый, аны кабул итә белергә кирәк. Табигать тә көйсезләнә, сөт бәяләре дә төшә, әмма без төшенкелеккә бирелмибез. «Один в поле не воин», дигән мәкаль бар. Шуңа нигезләнеп мин дә хезмәт коллективымны — хуҗалыкның нигезен тәшкил итүчеләр дип әйтәм. Агрономнар, механизаторлар, ветеринария табиблары, инженерлар һәм башкалары—һәрберсе үз эшенең фанаты бездә. Коллективның уртача яше 40лар тирәсе, шуңа күрә, зур ышаныч белән, хуҗалыкның киләчәге өметле дип әйтә алам.
Тырышып эшләгән кешегә җитәкченең хөрмәте дә зур. Төрле һөнәр ияләренә һәрвакыт дәртләндергеч бүләкләрне бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да биреп тора ул. Аңа мөрәҗагать иткән бер генә кеше дә буш киткәне юктыр, һәрберсенә кулдан килгәнчә ярдәме тиеп тора хуҗалык җитәкчесенең.
Өлкәннәргә, мал-туар асраучылар, яшь гаилә коручылар аерым исәптә монда. Кече Чынлы авылында менә дигән итеп Яңа еллар, Сабантуйлар уза. Бүгенге көндә Барис Аппау улының тырышлыгы белән туган авылы Иске Ишледә дә мәчетне төзекләндерү эшләре башланган.
Һәр кешенең һөнәри тормыш юлын башлаганда үрнәк алып, аңа тигезләнеп, тәрибәләренә таянып эшләрдәй шәхесләр була. Барис Аппау улы шундый җитәкчеләрдән Социалистик Хезмәт Герое Әхмәтгәрәй Әбдриевне, Алимҗан Әмирхановны, Иршат Юсуповны атый.
Гаилә—ныклы тыл
Өйдәгеләр аның күп вакытын эшендә үткәрүенә күптән күнеккән инде. Яшьлек таңында сөешеп кавышкан яры, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Җәмиләсе белән алар дүрт дистә елга якын бергә гомер кичерәләр. Мәхәббәт җимешләре — ике кыз балалары бүген инде үзләре дә әти-әниләрен оныклар белән сөендергән, намуслы хезмәтләре белән югары дәрәҗләргә ирешкән шәхесләр.
—Яшь вакытта балалар — мине, мин—аларны күрмәгән көннәр күп булды. Төшке ашка кайтканда урам уртасына кадәр килеп, каршы алалар иде. Эш белән янып йөрүем аркасында гел бергә булулык эләкмәгән мизгелләрне хәзер тулыландырырга, бәйрәмнәрне бергә үткәрергә тырышабыз. Кадерле кешеләремнең җылы мөнәсәбәте яңа уңышларга рухландыра,—ди дүрт оныклы гаилә башлыгы.
Җир улы
Шушы көннәрдә җиде дистәне тутыручы Барис Аппау улы Гафуров, элеккегечә үк — таң беленә башлагач өйдән чыгып китә. Идарәдә утырыш үткәргәнче фермаларны, кырларны әйләнеп чыга. Көн дәвамында дистәләгән кешеләрне кабул итә. Аннан башкалага, я күрше төбәкләргә, хәтта, чит илләргә дә юллана. Халык та бит «утырган таш мүкләнер, йөрегән таш шомарыр», дигән. Шулай йөрүе белән ул хуҗалыкка, авылга яңалык алып кайта.
35 ел дәвамындагы авыл хуҗалыгы өлкәсенә салган тырышлыгына бәһане дә лаеклыны бирделәр Барис Аппаувичка. «Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗәле орден-медале, Мәгарифтәге казанышлары өчен медале кавалеры ул, «Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә җиңүче булган, «АПК лидеры» почёт билгесе, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән җитәкче ул. Чүпрәле районының Почётлы гражданины да. Шушы көннәрдә генә аның күкрәген «Дуслык» ордены һәм Татарстан Диния Нәзарәтенең «Мәрҗән» медале бизәде. Төрле ведомстволардан, оешмалардан бирелгән Почет грамоталары, Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары, Кубоклар «Цильна» хуҗалыгы идарәсендә урын алгын.
Гади һәм бер үк вакытта даны еракларга таралган легендар шәхес, тырыш, эшчән, булдыклы җитәкче, хөрмәтле гаилә башлыгы, кадерле әти һәм яраткан бабай, чын йөрәктән башкаларны кайгыртып яшәүче бу кеше — Чүпрәленең, Татарстанның горурлыгы, туган төбәгенең асыл заты, Җир улы!
Фикерләр
Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы
-"Цильна" хуҗалыгы җитәкчесе Барис Аппаувич кебек шәхесләр районда гына түгел, республикада, илебездә дә бармак белән генә санарлык. Туган җирен олылап, кадерләп, аның халкын яратып, җаны-тәне белән янып-көеп яшәүчеләрнең берсе ул. Авыл хуҗалыгына керткән бәһасез хезмәтеннән тыш, милләтпәрвәр, телебез, динебез сагында торучы шәхес тә ул. Шундый җитәкчеләребез булганда авылларыбыз да яшәр, районыбыз да үсәр, дип тулы ышаныч белән әйтә алам.
Юбилее белән ихластан тәбрик итәм. 70 яшь әле ул зур яшь түгел. Исәнлек, сәламәтлек, иминлек бирсен Ходай. Алга таба да тагын да матуррак хезмәт нәтиҗәләре күрсәтергә язсын.
Тәлгать Халитов, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе:
— Барис Аппау улы «Цильна» хуҗалыгының, кече Чынлы авылының бәхете ул. Кайда гына эшләмәсен үзен көчле җитәкче буларак күрсәтте, ул килгәннән соң «Цильна» хуҗалыгының икътисады тамырдан үзгәрде, хуҗалык зур хезмәт уңышлары яулый, республикада иң алдынгылар рәтендә.
Шәхес буларак та Барис Аппаувич чын туган, чын дус, үрнәк гаилә башлыгы. Киләчәктә дә энергиясе саекмасын, районыбыз, аның халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып, озак еллар хезмәт итүләр насыйп булсын!
Равилҗ Бикчуров, крестьян-фермер хуҗалыклары ассоцияциясе җитәкчесе:
—Барис Аппау улы сүзендә тора торган, принципиаль кеше. Әгәр ул әйтә икән — эшли дә. Матди яктан да, мораль яктан да булышырга әзер торучы кеше. Шуңа да аны барыбыз да хөрмәт итәбез. Мин аның «хезмәт мәктәбен» уздым. Ул минем остазым булды. Киңәшләрен биреп, җитешмәгән якларны күрсәтә белде. Нык рәхмәтлемен. Аралашабыз, һәрвакыт яңа эшләргә дәртләндереп тора, хөрмәтем зур, үрнәк алам. Юбилее белән чын күңелдән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, алдагы тормышында да зур уңышлар телим.
Ильмас Шиһабетдинов, «Татарстанның атказанган табибы»:
—Озак еллар халкыбызның сәламәтлеген саклау өлкәсендә эшләү дәверендә гел уртак фикергә килеп хезмәт куйдык. Ул таләпчән, гадел җитәкче. Халыкка һәрвакыт ярдәм итү ягында булды. Бер мөрәҗәгатьне дә кире какмады. Дуслык җепләре өзелмәсен, гомер бәйрәме уңаеннан исәнлек, гаилә бәхете телим, эшләре уң булсын, гөрләп барсын!.
Мансур Әймәтов, «Благодарение» фонды директоры вазифасын башкаручы:
— Игелек кыл да, суга сал, ди безнең халык. Кылган яхшылыкларны сөйләп йөрү әлләни яхшы булмаса да, без мондый җитәкчебез турында дәшми кала алмыйбыз. Чөнки аның гамәле башкаларга да үрнәк булырлык. 2023 елда «Благодарение» фондына гына Барис Аппаувич тарафыннан 2 млн сумнан артык акча күчерелгән. Болар барысы да милли бәйрәмнәребезне, төрле мәдәни чараларны үткәрүгә, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга, ятим балаларга, мәктәпкә баручыларга, һ.б, һ.б. юнәлтелгән. Барис Аппаувич чын мәгънәсендә «Алтын йөрәкле кеше», «Ел хәйриячесе» исемнәрен лаеклы йөртә. Исәнлектә яшәргә насыйп булсын! Кылган гамәлләре саваплардан язылсын!
«Туган як» газетасы редакциясе:
—Барис Аппау улы көчле идеолог, матбугат җанлы да ул! Редакция белән һәрдаим элемтәдә тора, аның тормышында үзеннән күп өлеш кертә. Җирле басма матбугат яшәсен, халык арасында күбрәк һәм киңрәк таралсын, дип чын-чыннан җаны-тәне белән янып йөрүче җитәкчеләрнең берсе ул. Хуҗалык исәбенә 100әр данә «Туган як» газетасын яздыруы, авылдагы почта бүлеген ябылганнан соң, ачтыруга ирешүе, хезмәткәрләренә өстәмә эш хакы түләве—моның ачык мисалы. Юбилее уңаеннан исәнлек, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез! Эшләрегез уң уңсын, Барис Аппаувич, гөрләп барсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев