Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Туган як» килсә сөенәбез:Ветераннарыбызны «Өлкәннәр көне» белән котладык

Үзвакытында район матбугатында хезмәт куйганнардан 16 өлкәнебез исән-имин яши.

Традиция буларак, без аларга газетабызга язылу бүләк итәбез.

— Гомер шул редакциядә үтте. Күпме хәреф, газет юллары күз алдыннан үтте. Тик шулай да һаман шул газетны яратабыз, көтеп алабыз, — диләр ветераннарыбызның һәрберсе.

— Үзем укый алмый башладым инде. Яшьләр укый. Гомер буе килгән район газеты килүдән туктамасын шул — рәхмәт яздыруыгызга,- диде Галина апа Гаврилова, безне күрүенә чын күңелдән сөенеп.

Ветераннарыбызның һәркайсы диярлек редакциядә, типографиядә дистәләрчә еллар эшләгән кешеләр. Районда булган вакыйгаларны үз күзләре белән күреп, аларны тарих итеп язганнары да бар араларында. Ирле- хатынлы редакциядә эшләгәннәр бар. Шундыйлардан Фәридә-Нурислам Хафизовлар газетның бүгенгесенә, яшәвенә куанабыз, диләр.

— Тагын озак еллар чыксын иде әле гәзит, — ди Нурислам Хафизов. — Яшәгән җиреңнең тормышын бары тик шул җирлектә чыгучы газета гына таныта бит. 
Өлкәннәребез безнең өчен туганнарыбыз кебек. Серләшсәң — сереңне, бүлешсәң шатлыгыңны сыйдыралар.

—Чүпрәлегә килен булып килгән идем, үз иттем. Районның үсешен күзәтә, аның халкы белән тыгыз элемтәдә тора алуыма шатланам. Газета — безгә балабыз кебек иде ул. Лаеклы ялга чыккач та аннан аерылмас өчен Альберт (күп еллар редакциядә баш редактор урынбасары булып эшләде. Мәрхүм. Г. Ф.) подписка вакыты җитүгә, иң беренчеләрдән булып, "Туган як"ка язылып куя иде. Хәзер мин дә аныңча эшлим — язылам, укыйм, район хәбәрләре белән танышып барам,-ди озак еллар хатлар бүлеген җитәкләгән Сания апа Шәрәпова.

—Газета —районның көзгесе! Инде аны интернеттан карап булса да, кулга алып укуы бөтенләй башка,-ди хөрмәтле ветераныбыз Рәшит абый Фәтхуллов та.

Менә шулай редакциянең үткәне-бүгенгесе турында сөйләшә-сөйләшә һәр ветераныбызның хәл-әхвәлен белешеп чыктык. 

Ә сез, райондашларыбызга исә газетабызга ташламалы язылу ункөнлеге башлануы турында да хәбәр итәсебез килә. Декада 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Октябрь аенда язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатабыз. Моның өчен "Туган як"ка яисә "Таван ен"гә язылган квитанцияләрегезнең күчермәсен tuganyak@bk. ru электрон почтабызга җибәрүегез сорала. Элемтә өчен телефоннар: 8 (84375) 2-26-42, 2-23-43. 

Бу мөмкинлектән файдаланыгыз, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев