Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Туберкулез — авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарның күп төрләренең йогышлы авыруы

Әлеге авыру турында аңлатма бирүен сорап без «Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсе» бюджет учреждениесе начальнигы-баш табибы Рәсим Низамовка мөрәҗәгать иттек.

— Ул төрле органнарга, ешрак үпкәләргә, эчәклеккә, лимфа төеннәренә зарар китерә торган чир.
Авыруны кузгатучы — туберкулез микобактериясе (Кох таякчыгы), аның төп өч төре бар (кешеләрдә, үгезләрдә һәм кошларда). Туберкулез белән ешрак мөгезле эре терлек, дуңгызлар авырый. Сирәгрәк — кәҗә, эт, үрдәк һәм казлар. Бик сирәк — сарыклар, атлар һәм мәчеләр. Кыргый хайваннардан мараллар ешрак авырый,-ди Рәсим Низамов.

Туберкулезның клиник билгеләре

Сулыш кысылу, йөткерү, аппетитның, симезлекнең һәм продуктивлыкның кимүе.

Кошларда туберкулез йомырка салуның кимүе, аксаклык, диарея, лайлалы тышчаларның һәм тире япмасының сарылыгы белән чагылыш таба.

Авыру күбесенчә билгеләрсез уза, клиник билгеләр хәтта хайваннарның эчке органнары зарарланган очракта да күренмәскә мөмкин.

Туберкулез белән авыручы хайваннарны дәваламыйлар, аларны сугымга тапшыралар.

Туберкулезны профилактикалау

Хайваннарны планлы аллергик тикшерүне, карантинлаштыруны, зоогигиена һәм ветеринария таләпләрен үтәүне үз эченә ала. Авыруга шик булганда яки чирнең билгеләре барлыкка килгәндә кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев