Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров: "Минтимер Шәймиев федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә дә нигез салды"

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка 85 яшь.

Гомере район, Татарстан үсеше белән үрелеп барган “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров Минтимер Шәймиев турында:

Күпләр хәтерлидер, 90нчы еллар бик болганчык чор булды Россия тарихында. Нәкъ менә Минтимер Шәрипович Шәймиев шул елларда  зирәк акылы, алдынгы карашлы булуы бәрабәренә Татарстан милләтара татулыкны саклап кала алды һәм республиканың алга таба югары темпларда үсешенә нигез салды.  "Татарстанның үсеш һәм төзелеш моделе" өйрәнелде һәм бүген дә күп кенә сәясәтчеләренең игътибарын җәлеп итә.

Ул җитәкчелек иткән елларда Татарстан тузган торакны бетерү, газлаштыру, аграр секторны, авиапромны, нефть һәм нефть химиясе сәнәгате, куәтле төзелеш комплексы, күп санлы фәнни-тикшеренү институты һәм башка өлкәләрне үстерүдә алдынгы булды, алай гына да түгел, Татарстанда булдырылган программаларның Россия күләмендә тиңдәше юк иде. Шул ук вакытта Минтимер Шәймиев федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә дә нигез салды. Татарстан социаль-икътисади үсеш һәм инвестиция җәлеп итүчәнлеге күрсәткечләре буенча алда баручы төбәкләр бишлегенә керде. Бу бүген дә шулай.

Татарстан белән җитәкчелек иткән елларында Минтимер Шәрипович Чүпрәле районына еш килеп йөрде. Авылда туып-үскән һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең проблемаларын тирәнтен аңлаучы кеше буларак, ул халык, безнең белән очрашмый китми иде.  Районда төзелгән, капиталь ремонтланган мәктәпләр, мәдәният йортлары, район үзәк хастаханәсенең кайбер корпуслары нәкъ менә аның ярдәме белән эшләнде.

Мин әле Минтимер Шәриповичның 2008 елның 10 декабрендә безнең районга эш сәфәре белән килүен хәтерлим. Аңа кадәр дә Борындык эшчеләр поселогында яңа элеватор, тегермән, Иске Кәкерле авылында мәдәният йорты, Иске Чүпрәле, Шланга авылларында мәктәп ачуда һәм башка чараларда катнашкан иде ул. Ни өчен нәкъ менә 2008 елдагысы истә калган дисәгез, ул чакта Татарстан Республикасы җитәкчесе райондагы үсешне, шул ук вакытта демография(!) үсешен дә уңай бәяләгән иде. Татарстан башлыгы  ул вакытта Иске Чүпрәленең 1нче урта мәктәбенең сентябрьдә төзелеп беткән яңа бинасында булган иде. Спортзалны, ашханә, металл эшкәртү остаханәсе һәм башлангыч сыйныф кабинетларын караган һәм хәтта башлангыч сыйныфлардагы дәрестә дә утырган. Шул ук көнне  район үзәк хастаханәсенең дәвалау корпусы да ачылды. Минтимер Шәймиев белән берлектә, без дә әлеге вакыйганың шаһиты булдык.  

Реклама

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе вазифасын башкаручы Минтимер Шәрипович Татарстан өчен әһәмиятле эшләр башкаруын дәвам итә. Иң күләмлеләреннән Болгар музей-тыюлыгы һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенең тергезелүе. Без аны, милли җанлы һәм күтәренке күңелле кеше буларак, төрле татар җыры фестивальләрендә, очрашуларда да күрәбез. Очрашканда кочаклашып күрешәбез.

Минтимер Шәймиев белән бәйле истәлекләремне “Известия” газетасы редакциясеннән дә соратып алганнар иде. Әлеге газета Татарстан Республикасының беренче Президентын 85 яшьлек юбилее белән котлау тектымны да бастырды. “Туган як” газетасы аша да Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевны юбилее белән котлыйм. Бетмәс энергия, саулык-сәламәтлек телим.

Редакциядән: Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевны 85 яшьлеге белән котлыйбыз. Татарстанны Россия эчендә “бәхет утравы” иткән җитәкчегә ныклы сәламәтлек, шатлык телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев