Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында очрашу узды

ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында Чүпрәле энциклопедиясе китабын тәкъдим иттеләр

Тантана Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
Басма 2020 елда Чабаксар шәһәренең "Перфектум" нәшриятында чыгарыла. Энциклопедиянең авторы –төзүчесе-Иршат Закиров. Басманың тиражы-1000 данә.
Энциклопедиядә 690 биттә иллюстрацияләр белән 3200 мәкалә тупланган. Басмада Чүпрәле районының тарихы, табигате, муниципалитетның социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр турында сөйләнелә.
Энциклопедияне эшләү һәм бастыру турындагы карар 2015 елның 26 гыйнварында Александр Шадриков (2013 елдан 2018 елга кадәр Чүпрәле районы башлыгы, хәзер ТР экология министры) имзаланды. Эшне Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров дәвам итте.
Әлеге Энциклопедияне эшләүдә җирле туган якны өйрәнүчеләргә тәҗрибәле энциклопедист, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Гомәр Сабирҗанов җитәкчелегендәге институтның фәнни хезмәткәрләре төркеме фәнни-методик ярдәм күрсәтте.
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов институт коллективы белән очрашуга килделәр, анда алар институт директоры Искәндәр Гыйләҗевка, шулай ук Татар энциклопедиясе институтына нигез салучыларның берсе, татар һәм рус телләрендә күп томлы Татар энциклопедиясенең җаваплы редакторы Гомәр Сабирҗановка Рәхмәт белдерделәр.
Район башлыгы Марат Гафаров, ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты белән күпьеллык хезмәттәшлек итү билгесе итеп, «Чүпрәле энциклопедиясе»н бүләк итте.
Очрашу барышында  киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итү турында сүз алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев