Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

ТР Дәүләт Советына сайлауларда беренче тапкыр тавыш биргән Чүпрәле районыннан Ләйсән Хәйруллина

“Тавышымны лаеклыларга бирдем”

-Бүген минем өчен гадәти булмаган көн. Бүген мин гомеремдә беренче тапкыр илкүләм үткәрелә торган үтә дә җаваплы сәяси чарада катнаштым. Дулкынлануның чиге юк. Шуңа хас кичерелеш Россия Федерациясе гражданины паспорты алганда булган иде.
Безнең Чүпрәле районы, шул исәптән туган авылым – Яңа Чүпрәле соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде. Районда бик күп төзелеш эшләре алып барыла, юллар файдалануга тапшырыла, социаль – көнкүреш объектлары сафка баса. Татарстан Республикасында яшәвем белән дә мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Хәзерге вакытта Ульяновскидагы фармацевтика колледженда белем алам. Белгечлек алгач та Татарстанда яшәрмен дип уйлыйм.

Бүген Яңа Чүпрәле авылы буенча 14 яшь кеше беренче мәртәбә сайлауда катнашты, сайлау участогы рәисе Айваз Абязов аларның һәркайсына истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев