Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

ТР Дәүләт Советы депутаты бриллиант туйларын бәйрәм итүче гаиләләрне котлады

Бу гаиләләр 60 ел бергә тормыш итүләрен – бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.

ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә Чүпрәле районында яшәүче Вассияровлар һәм Албутовлар гаиләсендә кунакта булды. Бу гаиләләр 60 ел бергә тормыш итүләрен – бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.

Шакир Шәяхмәт улы бу парларны шушы матур бәйрәмнәре белән котлады, аларның тормыш шартлары белән кызыксынды.

– Сез барыбыз өчен дә үрнәк булырлык гаиләләр. Сезгә карап бары тик сокланырга гына кала, - дип билгеләп үтте депутат.

Елена Кирилловна һәм Виктор Феодотович Вассияровлар Яңа Элмәле авылында туганнарына да, авылдашларына да үрнәк гаилә булып яшиләр.

Икесе дә гомере буе колхозда эшләгәннәр. 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, бүгенгесе көндә аларның берсе бу дөньяда юк инде. Күп авырлыкларга түзәргә туры килсә дә, бу пар бер-берсенә таяныч, терәк булып 13 онык һәм 7 оныкчыкларына сөенеп яшиләр.

Лидия Николаевна һәм Борис Тимофеевич Албутовлар Түбән Чәке авылында гомер итәләр.

Никахларын 60 ел элек теркәгән булсалар да, бүгенгесе көндә дә, яшь парлар кебек, гөрләшеп яши бу гаилә. Бер-берсенә булган мәхәббәт һәм тугрылыкны гомер буе саклап килә белгәннәр алар.

Борис Тимофеевич хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен руль артында үткәрә. Эш дәверендә һәрвакыт яхшы күрсәткечләргә генә ирешә. Моның шулай икәнлеген аның күп төрле Мактау грамоталары, медальләре дәлилли.

Лидия Николаевна тырыш, намуслы, тыйнак, ярдәмчел ханым. Мәктәптә техничка булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда.

Бу тату гаилә биш бала тәрбияләп үстерә. Бүген аларның шатлыкларына куанып, онык-оныкчыкларын үстерергә ярдәм итеп гомер итә.

   Кунаклар юбилярларга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырып, ихлас теләкләрен җиткерделәр.

   Чара Өлкәннәр декадасы һәм ТАССРның 100 еллыгы, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең "Нык гаилә"  проекты кысаларында узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев