"Тоннель" операциясе вакытында 32 тәртип бозучы ачыкланган
Автомобильдә йөргәндә куркынычсызлык каешы эләктерелергә тиеш.
Районда ЮХИДИ автоинспекторлары тарафыннан "Иминлек каешы" дигән кодлы исем астында "Тоннель" профилактик операциясе үтте. ЮХИДИ бүлеге инспекторлары Цивильск - Ульяновск автоюлының 131нче километрында контрольлек иттеләр.
- "Тоннель" операциясе вакытында 32 тәртип бозучы ачыкланды, аларга карата беркетмәләр төзелде, закон бозган өчен аларга штраф түләргә туры киләчәк, - ди Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов.
Анатолий Михайлов билгеләп үткәнчә, сәгатенә 50 километр тизлек белән барганда гына да кисәктән туктап калсаң, яисә бәрелешсәң, кешенең авырлыгы берничә тапкырга арта. Шофер башы белән машинаның алгы пыяласын ватып очып чыгарга мөмкин һәм ун очракның тугызында ул һәлак була. Кагыйдә буенча пассажир да, машина йөртүче дә куркынычсызлык каешларын машинага утырган беренче секундта ук эләктерергә тиеш.
“Җитди юл-транспорт һәлакәте вакытында каеш эләктерелмәгән булса, бернинди куркынычсызлык мендәрләре коткармаячак”,- диләр автоинспекторлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев