Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Үткән ел Чүпрәле юлларында җиде юл – транспорт һәлакәте теркәлгән

Үткән ел районыбыз юлларында җиде юл – транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә каршы үлүчеләр юк, шулай да тугыз кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

Юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов әйтүенчә, 2017 ел белән чагыштырганда юл – транспорт һәлакәте 46 процентка, имгәнүчеләр саны 50 процентка кимегән. 2017 елда районыбыз юлларында өч кеше һәлак булган иде. 
“Юл хәрәкәте иминлеген яхшырту” буенча максатчан федераль программа кысаларында юл – транспорт һәлакәтендә үлү очракларын булдырмау ЮХИДИ бүлекчәсе эшчәнлегендә төп күрсәткеч булып санала. 2018 елда район автоинспекциясе федераль максатчан программаның өч индикаторы буенча да уңай күрсәткечкә ирешкән. Юл – транспорт фаҗигаләрен анализлаганда бүлекчә начальнигы Анатолий Михайлов берничә сәбәпне атады. Юл һәлакәтләренең күп өлеше әлеге дә баягы тизлек режимын үтәмәүгә кайтып кала икән. 2018 елда да җиде юл – транспорт һәлакәтенең дүртесе шуңа туры килгән. Кемнәр автомобильдә зур тизлекне ярата дисезме? Әлбәттә яшьләр һәм бигрәк тә автомобильне идарә итү тәҗрибәсе өч елдан ким булган йөртүчеләр. Юл һәлакәтенең бер очрагы транспорт чарасын идарә итүгә хокукы булмаган кешенең руль артына утыруы нәтиҗәсендә килеп чыга. Тагын бер юл һәлакәтендә исерек машина йөртүче гаепләнә. Җәяүле гаебе белән дә бер юл- транспорт һәлакәте теркәлә. Еллык анализдан күренгәнчә, үткән ел эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте сферасында гамәлдә булган нормаларны һәм кагыйдәләрне бозуның 5830 очрагын теркәгән, 54 тмашина йөртүченең руль артында исерек булуы ачыкланган. “2017 ел белән чагыштырганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактлары 901 гә кимеде. Күзәтү эшчәнлегендә төп бурычларны үтәүдән тыш инспекторлар автомобильне исерек хәлдә һәм идарә хокукыннан мәхрүм ителгән булуларына да карамастан руль артына утыручылар белән кискен көрәш алып бардылар”, - ди автоинспекторлар башлыгы. Район территориясендәге юлларда тәртип саклау максатыннан “Кордон – 2М” приборы да кулланыла. Автоинспекторлар бүлекнең башка хезмәткәрләре белән берлектә атнаның җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә махсус рейдлар оештыралар. Ай саен “Тоннель” операциясе үткәрелә. 2018 елда шундый 28 чара уздырылган һәм аларның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 1500 очрагы теркәлгән. ЮХИДИ бүлекчәсе район халкы һәм ирекле халык дружинасы ярдәменә дә нык таяна. Исерек шоферларның һәм правасыннан колак каккан машина хуҗаларының руль артына утырып чыгу фактлары турында шактый гына мәгълүматлар алалар. Узган елның беренче яртысында шундый сигез хәбәр алынган һәм дүрт факт буенча административ бөркетмә язылган. “Хокукыннан колак каккан килеш тә правасын үзендә калдырып автотранспорт чарасын идарә итүченең юл хәрәкәтендә катнашучыларга потенциаль куркыныч тудыруын да онытырга ярамый”, - ди.

автоинспекторлар башлыгы. Бүген республикада автомобиль йөртүгә хокукыннан мәхрүм ителгән, әмма праваларын тапшырмаган 2092 шофер исәпләнә. Бу күрсәткеч республикадагы машина йөртүгә хокуклары чикләнгән барлык шоферларның 3,4 процентын тәшкил итә. Безнең районда андый бер шофер бар.

Реклама

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне үтәүләрен тәэмин итү максатыннан автоинспекторлар, полициянең участок вәкилләре һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар катнашында профилактик чаралар уздырыла. Монда җәяүлеләрдән тыш велосипедчылар, мотоциклчылар да игътибардан читтә калмый. 2018 ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 69 балага “карточка” тутырылган һәм балалары белән профилактик чара үткәрү өчен аларның әти – әниләренә мәгълүмат җибәрелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләрдә ата – аналар җыелышларында катнашалар, юл фаҗигаләрен чагылдырган видео һәм фото материаллар кулланалар. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе карарларның үтәлешен нык контрольдә тота. Үткән елдагы административ штрафлар салу турындагы карарларның 90,9 проценты үтәлгән (ТР буенча 90,0%). Гомумән, штрафлар буенча карарларның үтәлешен гамәлгә ашыруда районның суд пристав хезмәткәрләренең дә булышлыгы зур. Узган ел шушы максаттан берләштерелгән 14 рейд үткәрелгән. 12 кешенең милкенә арест салынган. Россия Федерациясенең Хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсендәге 1 бүлекчә буенча былтыр 120 административ материал төзелгән. 18 материал буенча суд арест турында карар чыгарган. Юл хәрәкәте иминлеге сферасындагы проблемаларның күбесе башкарма хөкүмәт органнары белән берлектә комплекслы хәл ителә. Элек елларда Цивильск – Ульяновск автотрассасының 131 нче километры (“Дуслык” кафесы) шоферлар өчен бик куркыныч юл участогы иде. Ел саен диярлек аварияләр теркәлеп торды. 2018 елда бирегә светофор куйганнан соң бер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның бер генә очрагы да теркәлмәгән. “Юллар игътибарсызлыкны кичерми. Бу хакта машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә аңласын иде. Балаларга юлда бигрәк тә игътибар таләп ителә. Әти-әниләр караңгы вакытта яктылык кайтаручы күкрәк билгеләрен сабыйларына тагарга онытмасыннар. Һәркайсыбызның иминлеге дә, сәламәтлеге дә бары үзебезнең кулда бит!”,- ди районның баш автоинспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X