Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Телсез – халык  була алмый, халыксыз – тел дә  юк

21 февраль – Халыкара туган телләр көне. Әлеге уңайдан  белем бирү учреждениеләрендә туган телне саклау, өйрәтү буенча нинди чаралар үткәрелүе турында өстәл артында сөйләштек

 

Түгәрәк өстәл - онлайн

Гөлия Фәизова, журналист:

– Республика-ның күпмил-ләтле халыклары бердәмлеге мәсьәләсенә зур игътибар биреп, 2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. «Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтә», - дигән иде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында. Татар телен ничек сакларга? Бу сорау үзен татар дип санаган һәр кешене борчыйдыр бүген. Әйдәгез, шул турыда сөйләшик әле.

Алсу Тумакова, район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча  методисты:

–Саф ана телендә белем һәм тәрбия бирүче  мәктәпләр челтәрен саклау һәм үстерү кирәк. Ә моңа гаилә, әти-әниләр, киң җәмәгатъчелек һәм педагоглар бердәм эшләгәндә генә ирешеп була.

Бүгенге көндә районыбызда татар телендә белем бирүче 12 мәктәп эшләп килә. Анда 589 бала укый. Татар телле балаларның 62 проценты туган телендә белем ала. Чуваш телендә белем бирүче 8 мәктәптә 574 укучы (чуваш телле балаларның 54,04%ы) тәрбияләнә.

2020 - 2021нче уку елына барлыгы 2055 бала исәпләнә. Алар арасында татарлар – 46,3%, чувашлар –  51,7%, руслар – 1,84%, башка милләт вәкилләре – 0,19%.

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру  максатыннан районыбыз  укытучыларының шәхси педагогик тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм таратуның төрле формалары гамәлгә ашырыла. Татар теле буенча ачык дәресләр, чаралар, семинарлар, фәнни-гамәли конференцияләр, фәнни-методик проблемаларга чыгышлар белән беррәттән, түгәрәк өстәл, конкурс, бәйгеләр, фестивальләр, район җирлегендә яшәп, иҗат итүче язучылар белән очрашулар үткәрелә. Бөек язучыларыбыз Габдулла Тукай, Муса Җәлил, үзебезнең районнан чыккан бөек шәхесләр –Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нуриның һәм башкаларның иҗатлары өйрәнелә. Моннан тыш, педагоглар, укучылар районда, республика күләмендә үткәрелә торган бәйгеләрдә, олимпиадаларда да актив катнаша. Мондый төр эшчәнлек мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбиячеләр белән балалар бакчаларында да алып барыла. Дөрес, хәзер яшьләребез, укучыларыбыз күп вакытларын интернетта үткәрергә ярата. Бүгенге яшәү рәвешен заманча технологияләрдән башка күз алдына китерү дә кыен бит. Хәзер интернет киңлекләрдә дә үзебезнең туган телебездә булган төрле уеннар, фильмнар, видеороликлар, татарча электрон дәреслекләр, татарча сайтлар бихисап. Алар, туган тел укытучылары тарафыннан, һичшиксез, белем һәм тәрбия бирү барышында  файдаланыла.  Бары тик әти-әниләрнең дә бу эштә ярдәме сорала. Табып, күрсәтеп бирсеннәр иде нәни балаларына шундый татар телле сайтларны.

Тормышта кеше нинди генә биеклеккә күтәрелмәсен, аның нигезендә  балачакта, гаиләдә алган гадәтләр, күнекмәләр чагылыш табачак, дип уйлыйм мин.

Гөлсирә Хәлиуллова, Иске Чокалы авылы:

– Туган тел, беренче чиратта, гаиләдә яшәргә тиеш, дип уйлыйм.

Кызганыч, бүгенге татар телле яшь гаиләлә-ребездә күп-челек  әти-әниләр үзләре дә, балалар да туган телләрендә сөйләшми. Әби-бабайлар да хәтта, телләрен  “вата-сындыра” оныклары белән башка телдә аралаша.

Хөкүмәт, белем бирү учрежде-ниеләре нинди генә олы хезмәтләр куймасын, гаиләдә туган телендә сөйләшеп үсмәгән бала буй җиткәч ул телдә аралашмаячак. Телсез милләт, киләчәксез милләт булмас өчен һәр кеше эшне үзеннән башларга тиеш.

Биш бала үстердек, барысы да үз туган татар телебездә аралаша, оныкларыбыз да шулай ук. Сүз дә юк, башка телләрне дә өйрәнергә, белергә кирәк. Тик туган телне дә онытмыйк. Үз ана телен белмәгән буын үстермик, чөнки алар белән милләт тә юкка чыгарга мөмкин.

Сиринә Хәлилова, туган тел укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе, “Иң яхшы туган тел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе:

– Туган тел укытучыларына олы миссия йөкләнгән. Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә,  шәхес итеп үстерә, дип саныйм. Районыбызның туган тел укытучылары методик берләшмәсендә 35 укытучы исәпләнә, 34 укытучы югары белемле. 2021 нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында  “Туган телләр айлыгы” үткәрелә, ел буена төрле муниципаль бәйгеләр уздырылачак. 

Январь аенда “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Мөгаллимнәребез  Гобәйдуллина Э.Р. (Уби урта мәктәбе), Гафарова М.Р. (Иске Чокалы мәктәбе), Хәлилова С.А. (Матак урта мәктәбе) ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр. 2020-2021 нче уку елында укытучыларыбыз  туган тел һәм әдәбият фәннәреннән дәрес планнарының электрон базасын булдыруда актив катнаштылар, хәзерге вакытта бу эш төгәлләнү алдында. Шундый күркәм хезмәтләребез белән телне саклауга һәркем үз өлешен кертсә халкыбызның рухи байлыгы саекмас, кимемәс тә, телебез дә яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев