Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Телевидение: санлысымы, әллә спутникмы?

Быел Россия, шул исәптән, Татарстан да, тулысынча санлы телевидениегә күчә. Белгечләр ышандыруынча, бу – телевидениенең сыйфатын күпкә яхшыртачак. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге мәсьәләдә без бик күп илләрдән калышабыз икән.

 

Безнең районда да санлы телевидениегә күчү буенча эшләр күптән башланды. Волонтерлар да бу уңайдан халыкка ярдәм күрсәтә. Әмма районда кайбер авылларда, торак пунктларда санлы телевидение кертү буенча проблемалар да бар. Татар Төкесе, Коршангы-Шигали, Яңа Чокалы авылларының һәм Түбән Чәке авыл җирлегенә кергән авылларның кайбер урыннарында санлы телевидениегә тоташырга мөмкин булмаячак. Шуңа да Татарстан Республикасында санлы телевидение кертү мөмкинлеге булмаган авыллар халкы өчен, спутник телевидениесенә тоташуны күздә тоткан һәм халыкка ярдәм йөзеннән ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 390 номерлы карар кабул ителде.

Әлеге карар спутник телевидениесе сигналларын кабул итү өчен җиһаз сатып алуга, аны монтажлауга һәм көйләүгә киткән чыгымнарны компенсацияләүне күздә тота. Икенче төрле әйткәндә, санлы телевидениегә тоташу мөмкинлеге булмаган авылда яшәүче спутник телевидениегә тоташу өчен җиһазлар сатып ала һәм аны монтажлата, көйләтә икән, ул очракта ул тоткан чыгымнарын социаль яклау үзәгенең материаль түләүләр бүлеге аша, компенсация рәвешендә, кайтарта ала. Бары тик спутник телевидениегә тоташу өчен сатып алынган җиһаз, монтажлаткан, көйләткән өчен киткән чыгымнар суммасына чеклар булырга тиеш. Ә компенсация суммасы – 7300 сумга кадәр.

Компенсация билгеләүнең төп шарты – гаиләдә җан башына туры килгән уртача керемнең яшәү минимумыннан артмавы.

Компенсация алу хокукы гаиләгә бер тапкыр гына бирелә. Компенсацияне билгеләтү өчен 2019 елның 1 декабренә кадәр тору урыны буенча  район социаль яклау үзәгенең республика материаль яклау (компенсацион түләүләр) бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны китерергә кирәк булачак:

–компенсация алучы гражданның банкта ачылган исәп-хисап счеты (лицевой счет реквизитларын күрсәтеп), компенсация билгеләүне сорап язылган гариза;

–гариза бирелгән айдан алдагы өч айны кертеп гаиләдә җан башына туры килгән уртача керем турындагы белешмә;

–җиһаз сатып алуны раслаучы докуменлар;

–җиһазны монтажлау, көйләү хезмәте күрсәтү турындагы килешү;

–җиһазны урнаштыру, монтажлау һәм көйләү буенча күрсәтелгән хезмәт акты;

–спутник телевидениесе операторы белән төзелгән һәм теркәлгән килешү.

Район социаль яклау үзәгенең материаль түләүләр бүлеге мөдире Ольга Хисамова:

–Татарстанда бүгенге көндә яшәү минимумы күләме 9170 сумны тәшкил итә. Авылларда гаиләдәге һәр кешегә туры килгән керем күләме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр дә бар, дип беләм. Шуңа да санлы телевидениегә тоташу мөмкинлеге булмаган авылларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, шикләнмәгез, санлы телевидение урынына спутник телевидениегә тоташып, теләсә нинди каналны карагыз, диясем килә. Безгә 2-25-80 телефон номеры белән шалтыратып та, шәхсән үзегез килеп сорашып та, мәгълүмат ала аласыз. Килегез, белешегез,тиешле ярдәмне күрсәтергә без әзер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев