Техника паркында ниләр бар?
Чүпрәле районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе 2019 елның 1 мартыннан башлап тракторларга, терлек азыгы әзерләүдә эшләүче үзйөрешле машиналарга, ашлык суктыру комбайннарына, юл төзелешендә эшләүче техникага техник карау уздыра.
«Гостехнадзор»ның Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхаттаров сүзләренә караганда, шушы көннәрдә районның тармак технологияләре техникумында һәм «Мәхмүтов И.Ф» исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында техник карау узган. Техникумда техник карауга биш берәмлек үзйөрешле укыту техникасы тәкъдим ителгән һәм аларның торышы норматив-техник таләпләргә дә, шулай ук конструктив документларга да туры килә. «Мәхмүтов И.Ф.» исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгының машина-трактор паркында тугыз берәмлек техника: көпчәкле җиде трактор һәм “Полесье – 12-18” маркалы ике ашлык суктыру комбайны бар.
–Техник карау вакытында тышкы яктырту приборларының, идарә итү руленың һәм тормоз системасының төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Механизаторлар да тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгының булу-булмавы тикшерелде. Барлык техника да ут сүндергеч һәм медицина аптечкалары белән тәэмин ителгәнме-юкмы – шулар каралды. Шулай ук, тракторларны тагылма агрегат белән куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләсе дә читтә калмады», - ди баш дәүләт инженер-инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев