Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган чара узды

9 нчы Май - Җиңү көне

Бөек Ватан сугышының беткәненә дә 77 ел булды, ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге һәм үлем ачысы белән 1941 елның 20нче июненә барып тоташа.

Сугыш...Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Бу сүз күп кенә кешеләр күңеленә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул.

Җиңүгә килү юлы җиңел түгел, әлбәттә. Ул көнне күрү һәркемгә насыйп та булмаган. Күпләр сугыш кырларында ятып кала, фашист төрмәләрендә, концлагерьларда һәлак була, ачтан үлә. Ләкин исән калган һәм җиңеп чыккан кешеләр өчен кояшлы май аеның бу көне аларның тормышында иң шатлыклы һәм бәхетле көнгә әверелә. Җиңү көне иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе.

Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәмгә барабыз.  Быелгы Җиңү көнендә дә Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә җиңү бәйрәменә багышланган чара узды. Бу чарада татнтаналы чыгышлар,  балалар тарафыннан әзерләнгән әдәби – музыкаль монтаж  оештырылган иде. Мәңгелек  утка  чәчәкләр куеп  сугыш кырында үлеп калган сугышчыларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.

Күңелле балачагыбыз, бүгенге ямьле тормышыбыз, якты киләчәгебез өчен әби-бабаларыбыз без Сезгә мәңге бурычлыбыз... Һәм Сезнең алдыгызда рәхмәт әйтеп, баш иябез...!

Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Мубинова Азалия һәм Фахрутдинова Камилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев