Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстанның атказанган урманчысы, якташыбыз Ирфан Халитов сирәк очрый торган куак утыртты

Әлеге үсентенең исеме “Лжетсуга”  дип атала.

Чүпрәле районы Мунчәли авылыда туып үскән,  гомерен  урман хуҗалыгын үстерүгә багышлаган якташыбыз, "Татарстанның атказанган урманчысы" Ирфан Исмәгыйль улы Халитов бүген туган авылында булып, янә игелекле гамәл башкарды.

Алданрак китеп әйтсәк, быел җәен якташыбыз олы юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Әлеге уңайдан аңа Канададан кайтарылган орлыктан үстерелгән ылыслы агач үстенсе бүләк иткәннәр. Әлеге үсентенең исеме Лжетсуга  дип атала. Торышы белән ул пихтаны хәтерләтә. Әлеге үсентене Ирфан ага үзенең туган авылы, дөресрәге мәктәп бакчасында авылдашлары белән бергәләшеп утыртты.

-Әлеге агач безнең шартларда бик әйбәт үсә. Башка ылыслы агачлардан аермалы буларак, әлеге    агач 60-70 яшендә бер гектарда 1200-1700 куб. агач массасы булдыра ала. Аның берничә төрле исеме бар. Агачны  бик актив рәвештә Америкада, Япониядә, Кытай якларында үстерәләр. Татарстанда исә әлеге агач берничә данә генә үсә. Шуның берсе хәзер менә Чүпрәленең Мунчәли авылында булачак. 20 яшьләрендә ул орлык бирә башлый,-диде ветеран-урманчы яңа төр үсенте белән таныштырып.

Гомумән, Ирфан аганың туган авылында бу беренче мәртәбә генә куак утыртуы түгел икән. Мәктәп бакчасында аның тырышлыгы белән булдырылган питмникта бүгенге көндә берничә төр куалар: пихта, нарат, чыршы, хәтта зәңгәр чыршы да  үсеп утыра. Аларны мәктәп хезмәткәрләре, укытучылар, балалар бергәләшеп карыйлар. Ирфан ага үзе дә авылга кайту белән үзенең хезмәт җимешләре янына ашкына. Лаеклы ялда булса да, балаларга бик теләп аларның тарихы, үстерү серләре белән таныштыра.  Киләчәктә исә, яшь  куаклар паркта, авыл эчендә урын алачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев