Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстанда яшәүче пенсионерларга берьюлы бирелә торган түләуләргә 11 миллиард сумнан артык акча жибәрелде.

Пенсия алучы һәркем 10 мен сум акча алачак

 

Пенсионерларга 10 мең сум куләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен  банкларга, почта элемтәләренә һәм китерү хезмәтләренә 11 218960 мең сум акча күчерелде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә.

Реклама

2 сентябрьдә кредит учреждениеләре аша алучы 780126 пенсионер акча алды инде. Элемтә булекчәләре һәм китерү хезмәтләреннән файдаланучы 341770 пенсионерга акча 3 сентябрьдән соң күчерелә башлый.

“Акча пенсия алу көненнән иртәрәк бары тик кредит учреждениесе хезмәтләреннән файдаланучыларга гына күчерелде. Пенсиягә чыгып, эшләүче яки эшләмәүче пенсионерлар, инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнеп тә, 31 августка пенсия алу хокукы булып та, беренче пенсияләрен алмаган гражданнарга да 10 мен сум акча соңрак түләнәчәк. Пенсия алучы һәркем 10 мен сум акча алачак”,- дип ышандырды Россия Пенсия фондының Татарстандагы  Идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X