Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан
Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы диярлек җәяүле балалар белән бәйле.
2025 елның беренче алты аенда республикада балигъ булмаганнар катнашында 211 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган, 227се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу турыда ТР «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе пресс-службасы хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы диярлек җәяүле балалар белән бәйле. Килеп чыккан һәлакәтләрнең 20 процент очрагы балаларның үзләренең саксызлыгы аркасында: аларның юлга йөгереп чыгуы, як-якларына карамый яки светофорның тыю сигналында юл аша чыгуы нәтиҗәсе.
Шуңа да ата-аналарны һәм машина йөртүчеләрне уяу булырга чакырабыз, шулай ук, балаларны юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтүнең мөһимлеген искә төшерәбез.
Татарстанда, шул исәптән безнең районда да 14 июльдән 24 июльгә кадәр «Бала — төп пассажир!» акциясе узды.
Агымдагы елда республикада пассажир балалар катнашында 69 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала үлгән, 8-е җәрәхәтләнгән.
Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, 13е яраланган.
Транспорт чарасында балаларны утыртып йөрткәндә һәр әти-әни һәм шофер белергә тиешле кагыйдәләрне дә искә төшерәсебез килә:
— 12 яшькә кадәр баланы алгы утыргычта бары тик балаларны тотып тору җайланмасында (детское удерживающее устройство) гына йөртергә кирәк.
— 7 яшькә кадәр бала арткы утыргычта, шулай ук балалар креслосында гына йөрергә тиеш.
— 12 яшьтән өлкәнрәк бала исә транспорт чарасында куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.
Балалар креслосы яисә баланы тотып тору җайланмалары юл-транспорт һәлакәтләре вакытында үлем куркынычын 70 процентка кадәр киметә.
Әлеге төр кагыйдәләрне үтәмәгән өчен закон тарафыннан җәза да каралган, штраф суммасы 3000 сумны тәшкил итә (РФ КоАП 12.23 маддәсенең 3 өлеше).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев