Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстанда агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрен ачыклаячаклар

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика  конкурсына гаризалар кабул  итә  башлады.

Конкурсның  максаты булып,  Татарстан  Республикасы агросәнәгать   комплексы  белгечләре   эшенең нәтиҗәлелеген   арттыру һәм үстерү,   кызыксындыру чаралары  күрү, шулай  ук, иң  яхшы  эшләүче  хезмәткәрләрне   ачыклау тора.  Конкурста  республиканың авыл хуҗалыгы тармагында һөнәри белеме белән кимендә өч ел эшләгән  хезмәткәрләр катнаша ала. 

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы хисапчы», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы  А выл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  муниципаль райондагы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль райондагы  селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы җитәкчесе», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «АПКда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».

Катнашучылар  гариза,  анкета,  белем  турындагы  документ һәм   хезмәт кенәгәсе  күчермәсен, салым  түләүләре  буенча  бурычлар  булмау   һәм  бәяләү  критерийлары турында белешмәне 2019 елның 20 ноябренә кадәр Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына  тапшырырга тиеш.  Тулырак мәгълүматны 8 (843) 221 76 69 телефоны аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев